понедельник, 21 апреля 2014 г.

ТИҮ корылтаен урамда оештыручылар полиция бүлегенә чакырылган

ТИҮның 25 еллыкка багышланган корылтае урамда үтте 
“Азатлык” татар яшьләре берлеге Наил Нәбиуллин хәбәр итүенчә, аны сишәмбе – 22 апрель көнне Казанның Мәскәү районы полициясенә чакырганнар.

“Бүген иртән Казанның Мәскәү районы полиция бүлегеннән бер хатын-кыз шалтратты. Ул полиция килергә һәм аңлатма бирергә чакырды. Аның әйтүенчә, 12 апрель көнне мин митинг оештырганмын”, диде ул.

Билгеле булганча, 12 апрель көнне Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең корылтае үтәргә тиеш иде, әмма бина бирелмәү сәбәпле, ул урамда халык җыены рәвешендә үтте. Хәзер әлеге чараны оештыручыларны полициягә чакырулар башланган.

“Миңа калса, бу милли хәрәкәткә басымның дәвам итүе. Миннән тыш Рәфис Кашаповка, Гомәр хәзрәт Батыршага, Галишан Нуриәхмәткә чакырулар килгән дип беләм”, диде Нәбиуллин. http://www.azatliq.org/content/news/25356975.html#relatedInfoContainer

Комментариев нет: