среда, 16 апреля 2014 г.

ЕШПА президенты Русия агрессиясе турында: II дөнья сугышыннан соң бу беренче хәл

Анне Брассер
Европа шурасы парламент ассамблеясы (ПАСЕ) президенты Анне Брассер Русия агрессиясен гаепләде һәм үз вакытында Украинада президент сайлауның әһәмияткә ия икәнлеген белдерде.

Deutsche Welle-га әңгәмәдә Брассер Русиянең Көнчыгыш Украинада вазгыятьне тотрыксызландыруны дәвам итүен әйтте.

“Кораллы һәм махсус җиһазлы бер үк төрле киемдәге кешеләрне күргәч, аларның Украина хөкүмәтенә протест белдерү өчен бергә җыелган гади кешеләр түгел икәнлегенә инанасың. Аларның алдан оештырылып махсус өйрәнү үткәнлеге күзгә күренеп тора. Русия бөтен төбәкне тотрыксызландыруны дәвам итә, мөгаен”, ди Брассер.

Ул килеп туган вазгыятькә тирән борчылганлыгын да әйтә. “Кырымда булган хәл II дөнья сугышыннан соң Европада беренче тапкыр кабатланды. Мин бу гамәлләрдән куркуга калдым", диде парламент ассамблеясы президенты. http://www.azatliq.org

Комментариев нет: