четверг, 24 апреля 2014 г.

"Мостафа Җәмилев – бөтен татар халкының лидеры булырдай шәхес"

Мостафа Җәмилев Кырымда җир таләп итеп митингка чыгучылар янында. 2011 елның көзе.
Мостафа Җәмилев Кырымда җир таләп итеп митингка чыгучылар янында. 2011 елның көзе.
Азатлыкка фикер белдерүчеләр Мостафа Җәмилевнең Кырымда вазгыять катлаулангач һәм аңа кадәр булган эшчәнлеген югары бәяли. Милли оешма җитәкчеләре, милләтпәрвәрләр арасында ул җир шарындагы бөтен татарның лидеры булырдай көчле шәхес дип белдерүчеләр һәм шулай ук Идел буе татарларының үз юлбашчысы булырга тиеш дип әйтүчеләр дә бар. 

"Безнең гәҗит" нәшире Илфат ФәйзрахмановИдел буе татарының бүген лидерда төшкән эше юк, анда корсак кайгысы дип белдерә.  
 
"Мостафа Җәмилев – лидер һәм лидер булып калачак та. Безнең Идел буе татарларында да лидер булырлык кешеләр юк дип әйтә алмыйм, алар бар, әмма лидер ясарлык һәм лидерга мохтаҗ халкы юк.
  
Илфат ФәйзрахмановИлфат Фәйзрахманов
Кырымтатарларга лидер кирәк, чөнки алар берләшергә мәҗбүр, аларда милли аң да бик югары дәрәҗәдә. Әгәр кешене язмыш кыйнаса, ул чарлана һәм яшәүгә омтылыш тагында ныграк арта.
 
Кырымтатарлар белән Идел буе татарларын чагыштыру авыррак. Бездә халык пассив һәм битараф. Татар мәктәпләрен, хастаханәләрне ябалар, бездә халык боларга битараф. Язмыш кыйный башласа, бездә дә усаллык артачак ул", ди Фәйзрахманов.
 
Аның фикеренчә, әгәр Мостафа Җәмилов кырымтатарларның гына түгел, ә Русиядәге бөтен татарларның да милли мәнфәгатьләрен кайгыртуны үз өстенә алса, ул аны җиренә җиткереп башкарып чыгар иде.
 
"Әмма Җәмилевкә бу эшчәнлеген җәелдерергә мөмкинлек бирмәсләр дип уйлыйм, чөнки соңгы вазгыятьтән күренгәнчә, аны Кырымга кертмәскә дә тырышып карадылар. Бу кырымтатарларның реакциясен, алар күтәрелерме, әллә юкмы икәнне белү өчен махсус эшләнде. Кырымтатарлар беркайчан да аны рәнҗетергә бирмәячәк, әмма бездә... Бездә халык милләтпәрвәрләрне аңлап та бетерми. Күп очракта әнә йөриләр инде шунда юкны бушка аударып, тавыш чыгарып дип әйтәләр", ди Фәйзрахманов. 

“Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинфикеренчә, Мостафа Җәмилов бөтен татар халкының лидеры булырдай дөньякүләм абруйга ия шәхес.
  
Наил НәбиуллинНаил Нәбиуллин
"Мостафа Җәмилев бөтен татар халкының лидеры була ала. Ул үзенең кем икәнен исбатлады. Үзенең милләтенә карата сүздә генә түгел, гамәлдә дә, эштә дә  дистәләгән еллар дәвамында мәхәббәтен дәлилләп килә.
 
Җәмилев – искиткеч зур дәрәҗәдәге, башкаларга үрнәк булырдай кеше. Ул кырымтатарларның гына түгел, бөтен татарларның да хокукларын якласа, яхшы булыр иде, чөнки аның дөньяда дәрәҗәсе зур булу күренде.
 
Җәмилевне мин дөньяда иң танылган татар сәясәтчесе дип саныйм. Безнең Шәймиевләр, Миңнехановлар бар, алар да берникадәр дәрәҗәдә танылган, әмма алар артында халык торамы соң – монысы башка мәсьәлә. Җәмилев үз артыннан гади халыкны ияртә алды, аларның фикерләрен ул чагылдыра, гади кешеләрнең омтылышларын ул дөньяга чыгара", ди Нәбиуллин.
 
"Европалы Татарстан" блогының баш мөхәррире Артур Хаҗиевфикеренчә, Мостафа Җәмилев Идел буе татарларының да юлбашчысы була алмый.
  
Артур ХаҗиевАртур Хаҗиев
"Җәмилев шикелле лидерлар дәүләтчелеккә ия булмаган халык өчен кирәк. Үз дәүләтчелегенә ия халыклар өчен бу республика башлыгы сәяси җитәкче булып торырга тиеш. Әгәр без әлегә Татарстанны үз дәүләтчелеге булган республика дип атасак, бу республика президенты милләт буларак татарларның да юлбашчысы булырга тиеш. Без хәзерге президентка һәм киләчәктә булачагына төрлечә карашта булырга мөмкин, әмма, үз дәүләтчелеге бар дип санаган тулаем халыкны алганда, ул аларның җитәкчесе булырга тиеш. Без – дәүләт институтлары булган милләт, һәм республика җитәкчесе сәяси лидер булырга тиеш. Бу фикер конкрет Миңнеханов турында түгел, ә теоретик яктан шулай булырга тиеш. Безгә президент милли мәнфәгатьләрне дә кайгыртсын өчен омтылырга кирәк", ди Хаҗиев.
 
Аның фикеренчә, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар өчен һәм шул ук вакытта Татарстан өчен дә бер лидер була алмый.

"Төбәкләрнең үзләренең лидерлары булырга тиеш. Югары мөнбәрләр, рәсми чаралар турында сүз алып барсак, лидерлык ролен республика президенты үз кулына алырга тиеш. Без хәзер моңа ияме, түгелме, монсы башка мәсьәлә. Теоретик яктан бу эш белән республика президенты шөгыльләнергә тиеш. Бу минем фикерем әлбәттә, әмма XXI гасырда дәүләтчелек институтлары һәм дәүләтчелек булу милли институтларга караганда зуррак әһәмияткә ия. Шуңа күрә уртак бер милли лидерга ихтыяҗ юк", ди Хаҗиев.   
 
Галим Индус Таһиров Мосафа Җәмилов – юлбашчы, аны дөнья юлбашчы буларак таный дип әйтә.
 
"Ул бик кыю кеше, зур авырлыклар кичергән, озак вакытлар сөргендә булган кеше. Ул беркайчан да куркып тормаган. Әгәр бүген кемнәрдер аны сындырабыз дип уйлый икән, бу бик зур хата", ди Таһиров.
  
Индус ТаһировИндус Таһиров
Аның фикеренчә, дөнья күләмендә, гомумән, гомумтатар хәрәкәтенең уртак бер лидеры була алмый.
 
"Кырымтатарлар сөргендә булдылар, гомер буе көрәшеп, хәтта бер кисәк җир өчен дә көрәшеп яшәделәр. Ә безнең татарлар андый нәрсәне белмәделәр дә, хәтта безнең тарафтан аларның хәлен белешү дә әллә ни булмагандыр. Шуңа күрә, монда ниндидер уртак хәрәкәт турында сүз алып бару да мөмкин түгел дип уйлыйм. Әгәр татар факторы дип карасак, ике татарның үзара аңлашып яшәве зур нәрсә, дөньяга да йогынты ясый ала.
 
Җәмилевне безнең Татарстанда күп кеше белми. Татарның лидеры һәм аның юлбашчысы булу бик авыр нәрсә. Безнең халык теләсә кемне лидер рәвешендә кабул итә алмый. Әгәр бүген берәү татарның лидеры буласы килә икән, ул гомум татар киләчәген күзаллау програмын булдырырга тиеш. Нәрсә һәм ни өчен көрәшергә? Әгәр ул лидер икән, башта менә шушы сорауларга башта үзе алдында, ә аннары халык адында җавап бирергә тиеш.
 
Бүген Идел буе татарының лидеры бармы дисәк, юк. Русия күләмендәге татар автономиясендә дә, конгресста да ихтирамлы, лаеклы һәм халык кабул иткән җитәкче юк", ди Таһиров. 

Татар милли мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, Татарстан җитәкчелеге милли лидер түгел, өстән куелган номенклатура гына. 
 
"Милли лидерның кем икәнен әйтү өчен, башта милләтнең бу чорда нинди максат һәм бурыч белән яшәгәнен белү кирәк. Кол ителгән милләтнең максаты бер генә булырга тиеш – ул да булса, азатлыкка ирешү, яңадан үзенең бәйсез дәүләтен торгызу. Азатлык идеясен дә күтәрә икән, ул милли лидер дип атала ала.
 
Кызганыч, Татарстан җитәкчелеге әле ул милли лидер дигән сүз түгел. Алар кайсы куелган, кайсы теге заманда сайланган, алар – номенклатура. Алар беркайчан да милләт байрагын, бәйсезлек байрагын, дәүләтчелек байрагын, азатлык байрагын күтәрмәделәр. Шуңа күрә мин бүген Татарстан җитәкчелеге арасында милли лидер булырлык кеше юк дип исәплим", ди Бәйрәмова.
  
Фәүзия БәйрәмоваФәүзия Бәйрәмова
Аның фикеренчә, Җәмилев бөтен татар дөньясын әйдәп бара алырдай көчле әйдаман һәм ул татарлар арасында беренче Нобель Тынычлык бүләгенә лаек шәхес.
 
"Гомумән, татар дөньясын, кырымтатарларны да кертеп карасак, Мостафа Җәмилев кырымтатар милли лидерымы, әллә бөтен татар дөньясы милли лидерымы дигән мәсьәлә килеп басты. Бүген Мостафа Җәмилев кырымтатарларның, бөтен Кырымның һәм Украинаның дөнья күләмендә бәйсезлек өчен көрәшә торган лидерына әйләнеп бара. Ул Татарстан күзлегеннән генә түгел, ә дөньяда бер символ булып тора.
 
Милләт алдында куркыныч тугач, вазгыять катлаулангач, ир кеше аякка басты. Нык ихтыяр көче бар анда, дөньяга карашы нык, Путинны да, Кырымдагы шакалларны да уйлап та бирми. Ул "минем милләтем төрмәдә булды, аны яңадан төрмәгә кертмәс өчен без бөтенесен эшләргә, үләргә дә әзер" дип әйтә. Менә бу – лидер!
 
Әгәр Мостафа Җәмилев – бөтен татар дөньясының милли лидеры дигән байрак күтәрелә икән, мин ул байрак янына барып басачакмын, ул байракны үзем дә күтәрәчәкмен.
 
Быел Нобель Тынычлык премиясен Мостафа Җәмилев алырга тиеш. Бу – кырымтатарларны, Кырымның бәйсезлеген, Украинаны һәм Мостафа Җәмилевнең көрәшен дә тану булачак. Быел мин Мостафа Җәмилевкә Нобель премиясе бирергә дип милли хәрәкәткә тәкъдим белән чыгачакмын. Идел-Урал татарлары имза җыя башларга тиеш. Менә шул вакытта Идел-Урал татарлары да аны яхшырак беләчәк.
 
Әлегә Мостафа Җәмилевнең кем икәнен милләтчеләр һәм татар зыялылары гына белә. Халык бик белеп бетерми. Халык белсен өчен ниндидер чаралар үткәрү кирәк. "Мостафа Җәмилевкә Нобель премиясе" дип имза җыя башлау чараларның берсе булачак. Иманым камил, Мостафа Җәмилев татарда Нобель премиясе алган беренче кеше булачак. Бөтен дөньяга күрсәтерлек ир-атыбыз, әйдаманыбыз булачак", ди Бәйрәмова. http://www.azatliq.org/content/article/25359874.html

Комментариев нет: