воскресенье, 27 апреля 2014 г.

Кырым татарлары Казанда

    Кырым татарлары Казанда
Бүген Бөтендөнья татар конгрессына Кырым татарлары мәҗлесе делегациясе килде. Биредә алар Татарстанның дәүләт эшлеклеләре, язучылар, сәнгать әһелләре, югары уку йортлары җитәкчеләре белән очрашты.

Кырым кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәсе Ринат Закиров сәламләде һәм биредәге татарлар тормышы белән таныштырып узды, Татар конгрессының төрле юнәлешләрдәге эш-гамәлләрен бәян итте. Милли багланышлардан тыш, дини мәсьәләләргә кагылышлы проектларны да атап үтте ул.

Бакчасарай район хакимияте рәисе, мәҗлес әгъзасы Ильми Умеров бедергәнчә: “1990 елларда Кырым татарларының Татарстан белән үзара мөнәсәбтләре тыгызрак иде. Соңгы вакытларда элемтәләр югалып китте. Менә хәзер безгә әлеге дуслыкны ныгытырга мөмкинлек туды”.


Казанга  кырым татарлары мәҗлесе делегациясе төркемендә утызлап кеше килгән. Алар арасында  журналистлар да бар. Аларның максатлары - Татарстан, Казан татарларының тормышы белән якыннан танышу, бу хакта материаллар туплау. 

Бакчасарай төбәкара мәҗлес рәисе, Бакчасарай район советы депутаты Әхтәм Чийгоз үз халкының ачы язмышын тасвирлап узды. “Ярты гасыр дәвамында кырым татарлары үзләренең тарихи ватаннарына кайта алмадылар. Кайтырга рөхсәт бирелгәннән соң да, безне Кырымда беркем дә көтеп тормады. Халкыбызның тарихи, мәдәни объектлары юк ителгән иде. Без беренче эш итеп үзебезнең Корылтаебызны оештырдык. Башкарылачак эш-гамәлләребезне билгеләдек. Менә инде 20 еллап вакыт узды, үзебезнең 15 мәктәбебезне булдыра алдык. Телебезне саклап калу сездә генә түгел, бездә дә бик көнүзәк мәсьәлә.  Хәзерге вакытта безнең бар көчебез миллилекне күтәрүгә китә. Мәгълүм булганча, кырым татарларының диаспоралары Төркия, Румыния, Германия һ.б. илләрдә дә бар.  Әле дә булса Үзбәкстаннан тарихи ватаннарына аяк баса алмаучы ватандашларыбыз бар”,  - ди Әхтәм әфәнде.  Үзбилгеләнү җәһәтеннән Татарстан тәҗрибәсе дә аларга кызыклы, ләкин нинди статуста булулары ачыкланмаганлыктан, Кырым татарлары сагаебрак эш итә.


Татарстан Дәүләт Советның фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Разил Вәлиев исә, кырымлыларны тел турындагы канун кабул ителү тарихы белән таныштырып узды, ике дәүләт теле статусының зарурлыгы сәбәпләрен аңлатты. Татарстанда беренче кабул ителгән канунның нәкъ менә тел турында булуын искәртте. “Сөйләшү катлаулы булса да, Россия белән аралашырга кирәк. Аралашмыйча мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә белдереп булмый. Сезнең эчке эшләрегезгә тыгыласыбыз килми, әлбәттә. Сез үз мәсьәләләрегезне яхшырак беләсез. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер”,  - диде Разил Вәлиев.

Иртәгә Кырым кунакларын Спасс районы, борынгы Болгар җирләре белән таныштырачаклар.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: