воскресенье, 20 апреля 2014 г.

Мөселманнар Чаллыда бил алышты, кул көрәштерде

Татар көрәше
Татар көрәшеБу Татарстан диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән икенче бәйгесе иде. Моңа кадәрге дүрт бәйге татарча көрәш буенча гына узды. 

Бәйгегә әлегә шушы таләпләрне үтәмәгән көрәшчеләрнең дә килүе билгеле булды. Андыйларны шушы чараны оештыручылар берничә сорау биреп ачыклады. Бу күренешкә үпкәләүчеләр күренмәде. Ярышларны башлап җибәргәндә Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла мөселманнарның гыйлелемле, әхлаклы, көчле вә куатле булырга тиешлекләре хакында искәртте. Шушы чарадагы котлау сүзендә диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Пәйгамбәребез көрәшеп тәкә откан, дигән хәдисләр дә бар. Авыр әйберләр күтәрүдә көч сынашулар оештырган, балаларны ярыштырган. Дөяләр узышында катнашкан”, диде.
 
Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мондый бәйгене оештыручыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Әлфәс хәзрәт Гайфулла әйтүенчә, бил алышуга Татарстаннан 23 район такымы һәм Башкортстанның Октябрски каласыннан килгәннәр. Кул көрәшендә 34 кеше катнашырга теләк белдергән. Көрәштә берничә хөкемдар эшләсә, кул көрәшендә Европакүләм танылган Марсел Хәмидуллин казыйлык итте. Бәйге барышында Октябрски шәһәре мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Шакиров беркадәр дәгъваләр дә белдереп алды.

Татарча көрәштә үз авырлыкларында Муса Камалов (Чаллы), Эдуард Усманов (Чаллы), Руслан Касыймов (Кукмара), Айвар Билалов (Лениногорски), Фәрхәд  Фәйзуллин (Питрәч) батыр калса, кул көрәшендә шулай ук үз авырлыкларында Хәмидуллин Руслан (Чаллы), Руслан Батукҗанов (Башкортстан, Октябрски, узган ел да беренче булган иде) җиңү яулады. Шушы батырлар арасында Татарстан Диния нәзарәтенең беренче бүләгенә – Хаҗга юлламага жирәбү уйнатылды. Бу елны юллама 100 килограмнан артык авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңү яулаган Питрәч районы Чита авылы егете Фәрхәд Фәйзуллинга чыкты. Башка җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелде

Комментариев нет: