четверг, 17 апреля 2014 г.

ХI КУРУЛТАЙ ВСЕТАТАРСКОГО ОБЩЕСТВЕННОГО ЦЕНТРА (ВТОЦ)


Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XI  Корылтаеның
бөтендөнья татарларына Мөрәҗәгате

12 апрель 2014 ел        
                                                                           
Хөрмәтле милләттәшләр!

          2014 елның 22 январенда  Казан башкарма комитетының манкорт түрәләре Татар Милли Йортын ( К. Маркс урамы, 41 йорт) канунсыз  рәвештә басып алдылар һәм 5 татар оешмасын  - Бөтентатар иҗтимагый үзәген, Татар морзалары мәҗлесен, “Азатлык” Татар яшьләре берлеген, “Мәгариф” шәһәр комитетын, “Шәрекъ” клубын  урамга куып чыгардылар.
   К. Маркс ур., 41/13 урнашкан бинага  шәһәр милегегенә дип карау дөрес түгел. Бу бинаны  шәһәр башлыгы   К. Ш. Исхаков  Дәүләт Шурасының 27.01.1997 елда чыккан № 1008 Карары нигезендә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенә тапшырган  иде. 17 ел дәвамында ул чын  Татар Милли Йортына, татар иҗтимагый оешмаларының Казандагы бердәнбер үзәгенә  әверелде. Бу Йортта Әлмәттән, Чистайдан, Сембердән, Төмәннән, Канададан, Австралиядән килгән татарларны очратып була.  Бу йортка Җир шарына сибелгән татарлар Хәтер кәнен һәм Бәйсезлек көнен үткәрү өчен җыелалар. Бу Йорттан татарлар татар дәүләтчелеген, мәгарифен, телен яклап митингларга һәм пикетларга чыгалар.  Бу Йортта Корылтайлар, фәнни конференцияләр,”түгәрәк өстәлләр”, язучылар, артистлар, галимнәр белән очрашулар үткәрелә. Бу бина татар яшьләре җыела торган   Казандагы бердәнбер Йорт!  “Азатлык” Татар Яшьләре Берлеге атна саен “Фикер”  клубын, “Киноклуб”, “Караоке-клуб”  һәм башка чаралар үткәрә.  “Азатлык” 2012 елда яшьләр өчен 160 (!)  төрле чаралар үткәрде. Татар мәдәниятен, мәгарифен, телен саклап калу әчен шулай ук эшләүче берәр оешма бар микән Казанда?  Әллә менә шушы эш кемгәдер ошамый микән?  Сыра-аракы эчми торган, наркотикны белми торган , татар мәдәниятен, тарихын, телен белүче яшьләр  Казан хакимиятенә кирәк түгел, мөгаен.
Татар милли хәрәкәтенең, милли яңарышның, татар дәүләте, мәдәнияте, мәгарифе өчен көрәш билгесе  булган бинаны сатуны татар милләтенә каршы җинаять дип бәялибез.    Туганнар, милләт өчен сынау көннәрендә  бердәм һәм бергә булыйк. Үзебезне көчле һәм оешкан милләт итеп күрсәтик.   Татар йортын кире кайтару өчен акча җыюны башлыйбыз!  Татар дәүләтчелеге, мәгарифе, теленең язмышына битараф булмаган милләтәшләрдән ярдәм сорыйбыз!    
    Карта Сбербанка    40817810562197163442
    яндекс- кошелек   410011654583803          тел.  89046618534                                                                

Резолюция по Татарской АЭС
XI Курултая Всетатарского общественного центра
Г. Казань                                                                                    12 апреля 2014

              В ноябре 2013 года правительством России были приняты планы по строительству и размещению атомных электростанций до 2030 года. Среди них оказалась Татарская АЭС. Причем эти планы, как оказалось, уже летом  2013 года были согласованны Кабинетом министров Республики Татарстан. Даже без предварительного обсуждения в Госсовете Республики Татарстан, в СМИ, с общественностью республики.
              Все знают об угрозах и экологических опасностях АЭС. Все помнят последствия Кыштымской ядерной аварии в Челябинской области, Чернобыль, аварию в Фукусима1 - Япония. До сих пор полностью не решены проблемы с татарскими деревнями, пострадавшими от ядерной Кыштымской аварии в Челябинской области близ комбината «Маяк». И вот новая ядерная угроза - строительство Татарской АЭС.  
     XI Курултай Всетатарского общественного центра, осознавая ответственность перед будущими поколениями,  требует:
- Курултай требует от Правительства, Кабинета министров Республики Татарстан  отменить всякие прошлые соглашения по планам строительства Татарской АЭС,  выступить против строительства Татарской АЭС,
- Курултай требует от Правительства Российской Федерации отказаться от планов строительства Татарской АЭС, прекратить попытки возобновления строительства Татарской АЭС,

Обращение  XI  Курултая Всетатарского общественного центра к татарскому народу
12 апреля 2014 года                                                           г. Казань


                                   ДОРОГИЕ соплеменники, татары!

Трагична судьба некогда великого по численности, по духовной и материальной культуре татарского народа. Он, как нация, сползает в  небытие. Численность татар мало отличалась от численности  русских. Сейчас татар в 20 – 25 раз меньше. Основная причина не в физическом истреблении  народа, а в потере потомков, прогрессирующем отречении детей и внуков (особенно смешанных браков) от принадлежности к татарской нации. Татарин, татарка, рождающие и воспитывающие детей, которые не будут их продолжением, невольно становятся могильщиками своего народа. Отречение есть результат «работы» сложившейся веками, постоянно обновляемой и оснащаемой системы угнетения национального духа и достоинства татарина. В этой системе и русская литература, создавшая и создающая устойчивый образ угодливого дворника, кучера, «собаки-татарина дикаря», и средства массовой информации, и кинематография, прямо или косвенно вдалбливающие в сознание татарина комплекс неполноценности и утверждающие величие и святость тех, которые самоопределяются русскими, и расизм на бытовом уровне, воплощающийся в унизительных прозвищах, которыми нарекаются «инородцы». В этой же системе и фальсифицированная историография, которая под многими слоями неправды скрывает величие народа – созидателя, создававшего литературные шедевры, вошедшие в сокровищницу мировой литературы, народа – носителя высокой духовной и материальной культуры. Создается агрессивный образ и преследуется ислам, который исповедует основная масса татарского народа, чем скрывается сходимость не образного, абстрактного вероисповедания с современной наукой. Пристально отслеживается то, чтобы не допустить роста численности татар, сочетающих в себе образованность и национальное самосознание. Именно поэтому были закрыты в спешном порядке «турецкие лицеи», именно поэтому у нас не будет татарского университета. Ждать покаяний неоткуда. Оказавшись в среде чужой культуры и языка, отлученные  от духа своих предков, часть нашей молодежи пытается уйти от вдолбленного комплекса неполноценности, прибившись к другому, воспетому народу. У нас сохранилась еще историческая память на генном уровне – залог возрождения. У нас сохранился генетический код могучего таланта, что проявляется в соплеменниках, обогащающих мировую культуру и науку. Однако, к величайшему сожалению, татары в массе своей поддаются угнетению национального духа. Омерзительно явление, когда татарин самоутверждается самоунижением типа: «В спину моего предка кучера тыкал тростью сам Иван Иванович». Самоунижение порождает могильщиков нации.  Но возродимся благодаря тому, что в недрах народа сохранилось бриллиантовое ядро, передающее из поколения в поколение дух национального достоинства, благодаря тому, что непременно придет каждому из нас осознание ответственности за то, быть или не быть татарскому народу.


                           Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең  ХI Корылтаеның
Татар халкына мөрәҗәгате
12 апрель 2014 ел                                                                                 Казан ш.
                                          Хөрмәтле милләтәшләр!
     Тарихта бай мәдәниятле вә тирән рухка ия булган халкыбыз милләт буларак фаҗиганың читенә - бетү чигенә килеп терәлде. Төрки халыкның  бер заманнарда да  сан ягыннан ким булганы юк. Әмма безне бүген татар милләте урысларга караганда 20-25тапкыр кимрәк дип ышандырырга  тырышалар. Шул максаттан милләтебезне ваклыйлар-турыйлар, “урлыйлар”
    Шовинистик хыялларын тормышка ашыру нияте белән милләтләрне юкка чыгаруның көн саен яңа ысулларын уйлап чыгаралар һәм кулланалар. Шундый алымнарның берсе—катнаш никахлар. Мондый гаиләләргә үтеп кергән  урыс милләтеннән булган әти кешенең дә, әни кешенең тарихи миссиясе алдан ук рус дәүләтенең стратегик  планына салынган - аларга ярдәм йөзеннән барлык башка урыс булмаган халыкларның мәгариф системалары бетерелеп бара. Ә милли мәгариф системасы ул—милләтне саклаучы һәм үстерүче, киләчәккә алып баручы таяну ноктасы. Без – татарлар, бүген шушы таяну ноктасыннан мәхрүм ителгән һәм кабаттан үз  мәгариф системабызны торгыза алмаслык итеп икътисади базаны да читләштерделәр. Алай гына да түгел, объективлыктан мәхрүм урыс әдәбияты, вөҗданнарыннан мәхрүм урыс “язучылары” әдәбиятта татар милләтеннән булган һәр  кешене  кучер-ат караучы, урам себерүче мили горурлагыннан мәхрүм мескен, кыргый эт кыяфәтендә  сурәтләргә омтыла.  
Бертуктаусыз тукып торган мәгьлумат чараларының эш нәтиҗәләре үзен озак көттерми,  җаннарына милли горурлык рухы иңеп өлгермәгән яшьләр тарихи адашуга дучар була, башка милләтләр белән гаилә кора, динен-иманын алыштыра һәм. . .үзе булудан туктап, төссез, миләтсез, рухсыз буш саннарга әверелә.
       Татар милләтенең дөньякүләм   байлыклар саналган әсәрләрен тарихның кырык катламы астына яшреп юк ителә. Милләттән  уйдырма мәкерле образ тудырыла, ислам дине эзәрлекләнә. Гасырлар дәвамында  Мәскәү тарафыннан зыялы милләтттәшләрбез эзәрлекләнгән, юкка чыгарылган һәм бүген дә милләтнең сыйфатын төшерү өчен әйтеп бетермәслек - кеше ышанмаслык гамәлләр кылына. Нәкь шундый максаттан  Татарстаннан төрек лицейлары  куып таратылды, укытучылары ашыгыч рәвештә  илләренә озатылды.
      Әмма туган телле мөхиттән, мәдәнияттән аерылган булуларына карамастан, тамырларында татар каны аккан яшьләрнең күбесе үз асылларына кайту  хакына  изге гамәлләр кылалар, зур өлеше исә кимсетелгән, мескен татар булуга караганда  отышлырак дип, чит ярларга чыгып туктала Һәм...үз-үзеннән, үз асылыннан ераклаша.. Ләкин тарихи хәтер, тарихи тамырлар ясалма ялганган тамырлардан күпкә ныклырак. Үз асылларын саклаган милләттәшләребезнең генетик  кодлары шулкадәр гайрәтле ки, аларның сәләте һәм  даһилыгы  татар дөньясында гына түгел, тулаем дөньякүләм мәдәниятны үстерүгә хезмәт итә.
     Хөрмәтле милләттәшләр! Безгә-татар милләтенә кабаттан- үз буена, үз биеклегенә тураеп торып басар өчен барлык төрки кавемнәр белән берләшеп яңадан-яңа гамәлләргә күчәргә кирәк! Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар дип, юкка гына әйтмәгән халык.   Бу халкыбызга  гасырлар биргән сабак!      

Комментариев нет: