среда, 30 апреля 2014 г.

Юто Хишияма һәм Регина Вәлиева: Чит илдә татар телен фәнни өйрәнү авыр

    Юто Хишияма һәм Регина Вәлиева: Чит илдә татар телен фәнни өйрәнү авыр
фото: prav.tatarstan.ru
Япон егете Юто Хишияма татар телен еллар дәвамында өйрәнгән күп кенә милләттәшләребезнең “борынына чиертеп”, татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиадада гран-при ияләренең берсе булды. Бүген ул журналистлар белән үз сөенече белән уртаклашты.

Бүген Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Дөньяның төрле илләреннән, Россия төбәкләреннән килеп, татар теленнән белемнәре буенча көч сынашкан укучылар һәм студентларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Гран-при ияләре - Япониянең Токио шәһәре чит телләр университетында белем алучы Юто Хишияма Сигэру һәм Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11нчы сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина республика башлыгы тарафыннан Казан федераль университетында “татар теле һәм әдәбияты” юнәлеше буенча белем алу өчен сертификат һәм IPAD Air белән бүләкләнде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Юто Хишияма һәм бүгенге көндә Бельгиядә гомер итүче татар кызы (шулай ук олимпиадада катнашучыларның берсе) Регина Вәлиева белән видеоконференция оештырды. Юто да, Регина да олимпиаданың иң югары дәрәҗәдә оештырылуын, бик күңелле мәдәни программа әзерләнүен һәм читтән килүче күп кенә татарлар белән дуслашуларын билгеләде.

Регина Вәлиева 10 ел элек Казаннан Бельгиягә күченгән. Бүген ул Бельгия татарлары оешмасының рәисе. Башкалабыздан бик еракта яшәсә дә, Регина туган якларына еш кайта. Мәркәзебезнең соңгы елларда бик нык үзгәрүен, гүзәлләнүен, чит илләрдән килүчеләр дә биредә үзләрен Европа шәһәрендә кебек хис итүен билгеләде ул. Ютоның исә Казанга икенче килүе. Аның сүзләренчә, берничә айда әллә ни үзгәреш булмаган. Бу юлы егетне һава шартлары яхшыруы шатландырган.

Билгеләп үткәнебезчә, Токио шәһәре чит телләр университетында белем эсти. Ул татар телен, аның грамматикасын фәнни яктан өйрәнү белән мәшгуль. Яңа елда үз эшчәнлеген Казанда дәвам итә алуы аның өчен зур бәхет.

Регина исә Нидерландыда Россия икътисады буенча белем ала. Мөмкинлек чыкканда үз фәнни эшләрен татар теле, Татарстан турында эшләргә тырышуын билгеләде ул. Әмма чит илдә татар теле буенча фәнни эшчәнлек алып бару шактый авыр, ди кыз.

- Күпчелек мәгълүматның бары тик китапханәләрдә кәгазь вариантларда гына саклануы күп кенә авырлыклар тудыра. Татар әсәрләрен һәм башка фәнни әдәбият электрон формага күчерелеп, интернетта ачык рәвештә булса, татар телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүчеләргә күпкә җиңелрәк булыр иде, - дип саный Регина.

 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Комментариев нет: