среда, 16 апреля 2014 г.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге БМОдан ярдәм сорый

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Казанда узган XI корылтай эшенә йомгак ясады һәм яклау сорап БМОга мөрәҗәгать итте.

Уфада Башкортстан ТИҮ утырышы
12 апрельдә Казанда узган Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XI корылтай эшендә Башкортстаннан дистәгә якын кеше катнашкан иде. Анда Башкортстан ТИҮ рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов чыгыш ясарга тиеш булса да, чара урамда узу сәбәпле, ул чыгыш ясамаган иде. Шулай да корылтайда Башкортстанга кагылышлы резолюция кабул ителде. Ул "Башкортстан республикасы татарлары хәле һәм аларның проблемаларын хәл итү юллары турында" дип атала.

  
Башкортстан ТИҮ рәисе урынбасары Рамил ХөсәеновБашкортстан ТИҮ рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов
15 апрельдә Уфада узган утырышта Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов шуларны белдерде: "Резолюция Башкортстанда татарларның сан ягыннан бары Татарстаннан гына калышуы әйтелгән юллар белән башлана. Артабан аның проблемалары бәян ителә. Ул барыбызга да билгеле мәгариф һәм мәдәният проблемалары, хакимияттә татарларның аз булуы уңаеннан борчылулар. Резолюциядә Башкортстан татарларының Русиядәге барлык халыклар белән тигез хокуклы булуы, аларның  мәнфәгатьләре дә тигез хәл ителергә тиешлеге ассызыклана. Шулардан чыгып, Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү һәм Уфа губернасының язмышын хәл итүне киләчәккә калдырган 1920 елгы декретка нигезләнеп, референдум уздыру эшен башларга карар ителде. Сүз Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән районнарын Татарстанга кушу турында бара. Русиядә төбәкләрне кушу тәҗрибәсе бар. Без Русия кануннары кысасында мәнфәгатьләребезне чишәргә тиеш".

  
Башкортстан ТИҮ әгъзасы, рәссам Роберт ЯруллаБашкортстан ТИҮ әгъзасы, рәссам Роберт Ярулла
Утырышта Казанда узган чарада катнашкан башка ТИҮ әгъзалары да үз фикерләре белән бүлеште. Билгеле рәссам, Башкортстан ТИҮнең беренче санлы әгъзалык таныклыгы иясе Роберт Ярулла: "Мәдәният сарайларына кертелмәгәч, көч структуралары безне таралыр дип көткән иде. Чөнки рөхсәттән башка чара уздыру өчен җаваплылык та зур. Махсус тәгаенләнешле полиция полковнигы халыкны тавыш көчәйткеч аша таралырга чакыргач, бар да бер булып "Туган тел" җырын җырлап җибәрде. Безне куркытырга килүчеләргә бу нык тәэсир итте. Минем күзләремә яшьләр килде. Чараның җылы залда узуына караганда, урамда үтүе нәтиҗәлерәк булды, минемчә. Халыкны туплау, хакимиятләрнең халыкка чын мөнәсәбәтен күрсәтүдә урам җыены зур эш башкарды. Ә бит ул чарага Русия төбәкләреннән шактый билгеле шәхесләр, милләтпәрвәрләр килгән иде".

  
Башкортстан ТИҮ рәисе Кадерле ИмаметдиновБашкортстан ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдинов
Утырышта татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов Берләшкән милләтләр оешмасына Башкортстан ТИҮнең мөрәҗәгать юллавын да хәбәр итте. Анда Русиядә татарларны бүлгәләп юкка чыгару, урыслаштыру сәясәте баруы әйтелгән. Туган телдә уку мәҗбүри булмау, милләтләрне саклау эше башкарылмауга борчылу белдерелгән. Мөрәҗәгатьтә БМОдан 1948 елда Израил дәүләтен төзү үрнәгендә ярдәм итү соралган. Атап әйткәндә, Русия территориясендә татарлар өчен аерым дәүләт төзү турында БМО Резолюция чыгарсын иде дигән үтенеч белдерелгән.

Комментариев нет: