среда, 30 апреля 2014 г.

Кырымны Русиягә кушуга каршы ялгыз пикетка чыгучыларны мәхкәмә эшләре көтә

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинга Кырымны Русиягә кушуга каршы ялгыз пикет оештырганы өчен административ эш ачканнар. Ялгыз пикетлар кануни булуга карамастан, берничә кешене мәхкәмә эшләре көтә.
Наил Нәбиуллин ялгыз пикет вакытында
Наил Нәбиуллин ялгыз пикет вакытында
Чәршәмбе көнне “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинны Казан прокуратурасына чакырып Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы ялгыз пикет оештыруы өчен административ эш ачу турындагы карар тапшырганнар. Канун нигезендә ялгыз пикетлар тыелмаса да, моны гомуми каршылык чарасына тиңләп берничә кешегә карата административ эш ачканнар.

Аерым алганда, Нәбиуллиннан тыш, Кырымны Русиягә каршы кушуга каршы ялгыз пикетларга чыккан татар милли хәрәкәте вәкилләре Фәүзия Бәйрәмова, Фәрит Зәкиев, Рәүф Ибраһимов, Ринат Йосыпов, Айрат Шакиров, Зөһрә Айсинаны мәхкәмә эшләре көтә.

Нәбиуллин Азатлык радиосына белдерүенчә, Йосыпов үз аңлатмасында Татар иҗтмагый үзәге президиумы Кырымны Русиягә кушуга каршы пикет уздырырга планлаштырган иде һәм шуңа без анда чыктык дип язган. Аның аңлатмасына нигезләнеп, прокуратура моны ялгыз пикетлар дип түгел, ә гомум каршылык
чарасы дип бәяләргә җыена. 
Наил Нәбиуллинга тапшырылган карарНаил Нәбиуллинга тапшырылган карар


“Кичә Казан прокуратурасына чакыртканнар иде анда прокурор ярдәмчесе Салахетдинов минем 8 һәм 10 март көнне кырымтатарларга бәйле оештырылган ялгыз пикетлар турында сорау алды. Ул көнне пикетка нинди максат белән чыктың һәм кем чыгарды кебек сораулар бирде. Мине җәмәгать чараларын уздыру тәртибен бозуда гаеплиләр.

Бу миңа карата инде өченче административ эш. Беренчесе Татар иҗтимагый үзәге бинасы түбәсендә пикет оештыруда гаепләп штраф салдылар. Аны 12 майга кадәр түләргә тиешмен, моннан тыш, 12 апрельдә ТИҮ корылтаен митинг рәвешендә оештыруга бәйле чакыртканнар иде, менә хәзер инде бусы барлыкка килде. Мөгаен 1 май бәйрәменнән соң мәхкәмә булыр һәм барыбызгы да кабат штраф салырлар дип уйлыйм”, ди ул.

Билгеле булганча, “Азатлык” татар яшьләре берлеге Кырымдагы вакыйгаларга бәйле Казан үзәгендә пикет оештыруны сорап хакимияткәмөрәҗәгать иткән иде, әмма аларга бары шәһәр читендә генә урын тәкъдим ителде. Шуңа алар ялгыз пикетлар уздыру карарына килде.

“Кырымны Русиягә кушуга каршы чыгуыбыз ошамагандыр. Бигрәк тә Кырымтатар мәҗлесе белән Мәскәү арасында аңлашылмаучанлык арта бара. Эш күрсәтергә телиләрдер. Без мәхкәмәләрнең татарча алып барылуын таләп итәчәкбез”, диде ул. http://www.azatliq.org/content/article/25367742.html

Комментариев нет: