пятница, 25 апреля 2014 г.

Фәрит Мөхәммәтшин Туган тел көне белән котлады

    Фәрит Мөхәммәтшин Туган тел көне белән котлады
26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан татарстанлыларны республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне республикабызда 26 апрельдә билгеләп үтелә торган Туган тел көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу көндә классик татар шигъриятенә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Әлеге истәлекле көндә Татарстан халкы рухи байлыгыбыз булган туган телгә аеруча кадер-хөрмәт күрсәтә.

2014 ел, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы нигезендә,  Мәдәният елы дип игълан ителде. Нәкъ Туган тел көнендә ТӨРЕКСОЙ  халыкара оешмасы карары нигезендә “Казан – 2014 елда төрки дөньяның  мәдәни башкаласы” дип аталган яңа социаль-гуманитар проектны ачу тантанасын үткәрү тирән символик мәгънәгә ия. Бу вакыйга – безнең борынгы  шәһәребезне милли мәдәниятләр бишеге итеп тану билгесе.

Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклау хокукына ия.  Борынгы Татарстан җирендә күп гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итә. Уртак максатыбыз - төрле телләрнең үзара ярашып яшәвенә ирешү. Сабыйлар да, өлкәннәр дә һәрвакыт туган телебезне яратып, аның яңгырашын, тәмен тоеп яшәсеннәр иде. Бүгенге глобальләшү чорында без күпмилләтле ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Халкыбызның асыл улы, бөек Тукаебыз йөрәгеннән шытып чыккан шигъри юллар бүген дә барлык күңелләргә барып җитә:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

Республикада Татарстан халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклау һәм үзара баету өчен максатчан эш алып барыла. Яшь буын туган телне өйрәнсен, аны тормышта куллансын өчен хакимият һәм граждан институтлары бергәләп эшлибез. Илебезнең демократик үсеше һәм җәмгыятьтә тотырыклылык булдыру өчен бу аеруча мөһим.

Хөрмәтле дуслар! Һәрберебез өчен Туган тел көне тынычлык, дуслык, бердәмлек бәйрәме булсын! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!

Комментариев нет: