среда, 30 апреля 2014 г.

Вахит Имамов: Миндә уйдырма геройлар юк

    Вахит Имамов: Миндә уйдырма геройлар юк
Моннан 56 ел элек тапшырыла башлаган Тукай премиясенә быел 60нчы язучы лаек булды. Татарстанның әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле дәүләт бүләген, гадәттәгечә, шау-шу әйләнеп узмаса да, быел 60 яшен тутырган язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит Имамов кандидатурасы беркемдә дә шик уятмады. 2014 елда Тукай премиясе шулай ук каллиграф-рәссам Владимир Поповка бирелде.

Вахит Имамов тумышы белән Актаныш районыннан. Утыз елдан артык ул Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә, җирле язучылар оешмасын җитәкли, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире булып тора. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, бик күп газет-журналларда эшләде. Хикәя һәм повестьлардан торган тәүге китаплары 80нче елларда дөнья күрде. Шулай да язучы үзенең тарихи әсәрләре белән танылды. “Яшерелгән тарих”, “Сәет-батыр”, “Татарлар Пугачев янында”, “Утлы дала”, “Тозлы яра” шундыйлардан. “Утлы дала” эпик әсәре өчен Вахит Имамов Тукай премиясенә лаек булды.

– Коммунистик иделогия гамәлдә булган чорда, кызганычка, бездән чын тарихыбызны яшерделәр. Һәр халыкның үз милли геройлары бар, әллә соң безнең халыкның каһарманнары юкмы, дигән уй бик борчыды мине, шул эзләнүләргә этәргеч бирде, – дип сөйләде язучы Тукай премиясе лауреатларын игълан итү тантанасыннан соң. – Университетны тәмамлагач мин дистә елдан артык төрле архивларда утырдым, татарларның үткәненә кагылышлы материалларны, безнең халык оныткан тарихны эзләдем. Шуңа күрә минем әсәрләрдә бернинди уйдырма геройлар юк, барысы да чын фактларга нигезләнгән. Тарих битләрен ачканда андагы фаҗигаларны күреп, еш кына күзгә яшьләр килә... Һәр яңа буынның гомере дар агачында өзелгән нәселләр бар...

Вахит Имамов үзенең китапларын беренче чиратта укучы балаларга һәм студент яшьләргә укырга, укыту программаларына кертергә киңәш итә.

– Шушы китапларны укыса, яшь буыныбыз тарихны белеп, чит халыкларның тарихына кызыгып түгел, ә үз милләте белән горурланып үсәчәк, – ди язучы һәм Тукай премиясен үз иҗатына гына түгел, ә татар халкына күрсәтелгән хөрмәт итеп кабул итүен әйтә.

Хәзерге вакытта Вахит Имамов чирттагы яңа әсәре өстендә эшли.

Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотосы

Комментариев нет: