Шимбә көнне Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең иртәнге 10да башланасы юбилей Корылтаена ярты сәгать алдан килеп бастым. Урамда шактый халык җыелган иде инде. Ни өчен болар бина эченә керми икән, дип уйлап кына бетердем, журналист икәнемне белеп алып, үзен Мидхәт дип таныштырган абый килеп исәнләште.
– Ишеттегезме әле, бинага кертмиләр бит, – ди бу.
Менә хәзер-хәзер ишек ачылачак, дип көтү файдасыз булды – ул көнне Корылтай узарга тиешле Химиклар мәдәният йортының да, башта чараны үткәрергә ризалык биргән «Московский» мәдәният һәм спорт үзәгенең дә ишекләре ачылмады. Шулай итеп, ТИҮнең «Татар халкын милләт буларак саклап калуның юллары» дип аталырга тиешле 25 еллык юбилей Корылтаен, тамырдан үзгәрешләр кертеп, урамда үткәрергә туры килде.
«Ике ай элек үк Корылтайны Бөтендөнья Татар Конгрессы карамагында булган милли-мәдәни үзәктә (НКЦ) үткәрергә килешкән идек. Әмма чарага 10 көн кала, үзәк безне кабул итүдән баш тартты, сәбәбен дә аңлата алмадылар. Химиклар мәдәният йортында, ут юк, дип, кичә кич баш тарттылар. Кичә без яңа бина таптык – «Московский» мәдәният һәм спорт үзәге (элекке Урицкий мәдәният йорты. – авт.), халыкка әйтергә генә өлгермәдек. Шуңа күрә бүген Химиклар мәдәният йорты янында җыелырбыз да, бергәләп, яңа билгеләнгән урынга барырбыз, дигән идек. Тик бүген иртә белән генә «Московский»да да үткәрергә рөхсәт бирмәгәнлекләре билгеле булды. Бу, без җыелмасын, дип, өстән – Татарстан Хөкүмәтеннән кушылган әмер, дип саныйм. Кызганыч, милли хәрәкәтне тәмам юкка чыгарырга телиләр бугай инде. Миңа калса, бу Корылтайдан болай да әллә ни зур үзгәреш булмас иде. Бу безнең рух күтәрә торган чарабыз, шуны да тыйдылар», – дип сөйләде «Азатлык» яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин. Аның әйтүенчә, моңарчы кайбер җыелышларның урамда узганы булса да, Корылтай бервакытта да урамда үтмәгән.
Русия һәм Татарстанның «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина да шул ук сүзләрне кабатлады – җыенның мондый мескен хәлдә узганы булмаган. Хәер, ул көнне Корылтайны да, БТИҮне дә кызганып көрсенүчеләрне, «Суверенитет алып биргән оешма бүген нинди хәлдә бит!» – дип уфтанучыларны да байтак ишетергә туры килде.
Химиклар мәдәният йорты каршында узган Корылтайны алты хокук сакчысы да күзәтте, ике полиция машинасы да бар иде. Әле болары мин санаганнары гына. Әлмирә ападан:
– Корылтайны башлар алдыннан бер-бер сүз әйтмәделәрме? – дип сорадым.
– Юк, без хут бирмәдек аларга сүз әйтергә. Мин ул хокук сакчылары белән барып сөйләштем. Берсе: «Безгә кушылды бит, без эш урыныбызда», – диде. Икенчесе: «У меня нет имени», – дип, сөйләшергә теләмәде. Бик зур хата ясыйсыз бит монда безгә басым ясап торып, дидем. Артык бәйләнә алмадым инде, тотып алып кына китәрләр иде.
Программа буенча Корылтайның рәсми өлеше иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр барырга тиеш иде. Тик юбилей җыенын барлы-юклы бер сәгать эчендә түгәрәкләп куярга туры килде. «Президиум әгъзаларының барысына да басым барды, ФСБданмы, МВДданмы – кайдан икәнен төгәл белмим. Шуңа күрә тиз генә очларга мәҗбүр булдык», – дип аңлатты чараның шулай ашыгыч рәвештә тәмамлануын ТИҮнең Чаллыдагы рәисе Рафис Кашапов.
XI Корылтайга җыелучылар мәгълүм сәбәпләр аркасында тиз генә резолюция кабул итеп куйдылар. Анда мондый таләпләр бар:
1. Татар халкының Конституциядә татар телендә урта һәм югары белем алуга хокукын гамәлгә ашырырга;
2. «Татар халкының һәм аның дәүләтчелегенең кыска тарихы»н әзерләргә һәм аны зур тираж белән чыгарырга;
3. Татар киностудиясен оештырырга;
4. Казанның бер зур спорт сараенда Борынгы Казанның панорамасын төзергә;
5. Министрлар Кабинетының 1999нчы елның 26нчы февралендә чыккан «1552нче елда Казанны яклап шәһит киткән каһарманнарга һәйкәл төзү турында» Карарын гамәлгә ашыруны таләп итәргә. Хакимият бу эштән баш тартса, һәйкәл өчен урын сорап, Польша Президентына мөрәҗәгать итәргә.
6. Татарстанда суд утырышларын татар телендә үткәрүне рөхсәт итәргә.
Санап кителгән һәм башка тәкъдимнәр Корылтайга җыелганнар тарафыннан бертавыштан кабул ителде. Резолюция РФ Президенты В. Путин, ТР Президенты Р. Миңнеханов, Федерация Советы рәисе В. Матвиенко, Дәүләт Думасы рәисе С. Нарышкин, РФ мәгариф һәм фән министры Д. Ливанов, ТР мәгариф һәм фән министры Э. Фәттахов, ТР мәдәният министры А. Сибагатуллинга да юлланган.
Корылтайда 7 кешедән торган идарә дә сайлап куелды. Фәүзия Бәйрәмова, Рафис Кашапов, Рамил Хөсәенов, Галишан Нуриәхмәт, Наил Нәбиуллин, Гомәр хәзрәт Шакиров һәм Фәндәс Сафиуллин составындагы идарәгә милли хәрәкәт исеменнән чыгыш ясау хокукы бирелде.
Нәҗибә Сафина: «Елга суы әйрән булмас, боерык белән бәйрәм булмас», – дип яңа язган шигырен сөйли калды, мин Химиклар мәдәният йортының телефонын эзләп табып, ишеккә эленгән «ут булмау сәбәпле вакытлыча эшләмибез» дигән белдерүгә аңлатма сорармын дигән идем, телефонны алучы булмады. Ни хикмәт, «Московский» мәдәният һәм спорт үзәгендә дә техник проблемалар килеп чыккан – бинаның ишегендәге язу шуңа ишарәли. Ике бинада да бер үк вакытта ут бетүен, шул ук вакытта янәшәдәге йорт һәм кибетләрдә электр белән бернинди проблема да булмавын очраклылык дип караргамы, әллә «өстәгеләр»нең кулы уйнаганга сылтаргамы – анысын укучының үзенә хәл итәргә калдырам.
Комментариев нет:
Отправить комментарий