понедельник, 21 апреля 2014 г.

Нәфис Кашапов Польшаның качаклар үзәгендә дә сәяси эшчәнлеген туктатмый

Нәфис Кашапов Украинадан Польшаның качакларны вакытлыча кабул итү үзәге "Дебак"ка килеп урнашкан. Ул Варшауда Путин сәясәтенә каршы халыкара мәгълүмат үзәге ачарга тели.
Нәфис Кашапов Киевтагы Майданда
Нәфис Кашапов Киевтагы Майданда
Нәфис Кашаповның теләге – Варашауда халыкара мәгълүмат үзәге ачу. "Грузин, чечен, татар, кырымтатар, поляк, украин – менә шулай, сигез-тугыз милләтне бергә җыеп, мәгълүмат үзәге ачып, Путинның вәхшилегенә каршы көрәшергә җыенабыз", ди Кашапов. 

Ул апрель башында Польша башкаласы Варшаудан биш чакрым ераклыктагы "Дебак" качакларны вакытлыча сыендыру лагерена килеп урнашкан.

"Украинада вакытта Майданның үзәгендә идем мин. Мин Путинга каршы көчле шигарләр белән чыктым. "Путин – фашист, агрессор", "Путин - канэчкеч вампир" дигән һәм башка шигарләр дә бар иде. Шуңа күрә Майдандагы активистлар минем белән бер-бер хәл була күрмәсен дип Украинадан китеп торырга куштылар. Алар: "Шигарләреңне бик кискен итеп язасың, Березовскийны үтерделәр, ФСБ полковнигы Литвинны үтерделәр. Путин үзенә каршыларны гафу итми", дип әйттеләр", ди Кашапов.

Кашапов Варшауда да сәяси эшчәнлеген туктатмаган. 13 апрель көнне Русиянең Польшадагы илчелеге каршында пикет узды. Бу чарада 200-ләп кеше катнашкан. Пикетка качаклар үзәгеннән дә килгәннәр. "Без лагерьда алдан җыелып сөйләштек тә бу митингта катнашырга булдык. Безнең лагерьдан чарага төрле милләт вәкилләре барды. Мин үзем "Путин, Кырымнан гаскәрләреңне чыгар!", "Матросская тишина" төрмәсендәге сәяси тоткыннарга – ирек!", "Путин, синең урының төрмәдә!" дип өч шигарь яздым", ди Кашапов.

Май башларына кадәр Кашапов үзенең алдагы язмышы ачыкланыр дип өметләнә. "Әгәр дә бөтен документларымны тәртипкә китереп бирсәләр, мин кабат украин милләтләрен яклап Майданга барам. Минем Украинада булганда паспортымның да, качак документымның да вакыты чыккан иде. Хәзер мин Польшада булгач, документларны бу ил ясый", ди ул.

Аның сүзләренчә, Украинада элекке президент Виктор Янукович заманында дәүләт оешмаларына рус милләтеннән булган һәм Русия сәясәтен хуплаганнар кереп урнашкан булган. Кашапов документларын тәртипкә китерү өчен кайда гына мөрәҗәгать итмәсен, гел каршы төшкәннәр. "БМО-ның качаклар идәрәсе вәкиле тырышлыгы белән сигез тапкыр мәхкәмә булды. Әмма качак статусын озайта алмадым", ди Кашапов.

Польшадагы үзәктә ул яшәү шартларының яхшы булуын, бөтен уңайлыклар да тудырылганын әйтә. "Өч тапкыр кайнар аш ашаталар, кайнар су бар, юлда йөрергә акча да бирәләр", ди Кашапов. Чик чыгуның да авыр булмаганын белдерә. "Поляклар бик яхшы каршы алдылар. Таможня хезмәте качакларны сыендыру үзәгенә илтеп кую өчен машина да бирде", ди Кашапов.

Аның сүзләренчә, качаклар үзәгендә күбесе чеченнар. Алар гаиләләре белән килгән. Шулай ук Русия, Украина, Африка илләреннән качканнарның һәм көрдләрнең дә булуын әйтә.   

Нәфис һәм Рәфис Кашаповларның эшчәнлеген аерым карап булмый

Нәфис Кашапов – Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповның игезәге. Узган гасырның 90-нчы еллары, 2000нче еллар башындагы татар милли хәрәкәте эшчәнлеген игезәкләр Рәфис, Нәфис һәм аларның бертуганы Рузалиннан башка күз алдына китереп булмый. Күп гамәлләр "бертуган Кашаповлар" исеме белән кылынды.

Миллионнарча тиражлы китаплар басу, Русия күләмендә балалар арасында милли үзаңны үстерүгә багышланган иншалар язу, Чаллыда Милли гвардия төзеп, йөздән артык егетне советлар һәм Русия армиясендә булмаган киемгә киендереп, Чаллы Сабантуе мәйданына китерү, саный китсәң, бу исемлекне дәвам итәргә була.
  
Нәфис Һәм Рәфис Кашаповлар. Узган гасырның 90-нчы елларындагы фотоНәфис Һәм Рәфис Кашаповлар. Узган гасырның 90-нчы елларындагы фото
Рәфис милли-сәяси мәсьәләләрне күтәрсә, Нәфис күбрәк матди якны кайгыртты. Татарстан мөстәкыйльлеген яклаган урам җыеннары, Казанга, Әлмәткә күп тапкырлар булган сәфәрләргә автобуслар өчен түләүне Нәфис Кашапов оештырды. Бу гамәлләрне башкаруда бертуган Кашаповлар оештырган "Прометей" сәүдә үзәге төп финанс чыганагы булып торды.

Чечняга Русия гаскәрләре бәреп кергәч, бу сугышның басып алу гамәле булуы турында да Кашаповлар белдерү белән чыкты. Чечен халкына һуманитар ярдәм күрсәтүдә дә алар башлап йөри, татар халкына мөрәҗәгать белән чыга. Соңрак бу эшкә Татарстан җитәкчеләре дә кушыла. Кашаповлар Чечняда президент Аслан Масхадов һәм башка җитәкчеләр белән очраша. Соңрак бу очрашуларны Русия органнары экстремистлар, сугышчылар белән очрашулар дип бәяли һәм Кашаповлар күпләгән мәхкәмәләргә җәлеп ителә һәм аларга карата эзәрлекләүләр башлана.

Чаллы милиция идарәсе хәбәрләрендә Кашаповлар кибетләрендә шартлаткычлар, автоматлар табылуы турында сүзләр торган саен күбәя. Нәтиҗәдә, кибет биналары һәм машина кую урыннары тартып алына. Кашаповларның керем алу чыганакларына нокта куела. Ләкин азатлык өчен эшләр: өндәмәләр, мөрәҗәгатләр чыгару, урам җыеннары оештыру тукталмый.

Эзәрлекләүләр тукталмагач, кайчандыр алар аякка басарга булышканнар куркуга калып милли хәрәкәттән тайпылгач, Нәфис Кашапов Русиядән китәргә дигән карарга килә. Ул моннан сигез ярым ел элек Украинага китеп бара. Гаиләсе белән алты ел очрашканы юк инде.

Украинада да Кашапов сәяси эшчәнлеген туктатмый. Мәкаләләр яза, журналистлар һәм хокук яклаучы оешмалар белән элемтәдә тора.

"Без игезәкләр, икебез ике җирдә булсак та уртак максат белән эш итәбез. Татарстанны бәйсез һәм ирекле дәүләт итеп күрәсебез килә", диде Нәфис Кашапов Азатлыкка.
http://www.azatliq.org/content/article/25356753.html

Комментариев нет: