суббота, 19 апреля 2014 г.

Мустафа Җәмилев: Югары Рада кырымтатарлар канунын соң кабул итте

17 апрельдә Украина Югары радасы милләте буенча сөргенгә дучар ителгән халыкларның хакларын торгызу канунын кабул иткәннән соң кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җамилев “бу канун соңга калып кабул ителде, аның гәмәли әһәмитяте хәзер булмас, аның әһәмияте тик Кырым оккупациядән азат ителгәннән соң булачак”, диде.

Мостафа ҖәмилевМостафа Җәмилев
Бу канун кырымтатарларның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән. Кырымда исемнәре урыслаштырылган кырымтатар авылларының тарихи исемнәрен кайтару мәатәсе дә бар бу канунда. Кырымтатарларны 1944 елда Кырымнан сөргенгә җибәргәннән соң меңнән артык кырымтатар  авылының (кайбер мәглүматларга күрә 1570 авыл) исемнәре күмәк рәвәштә тулаем урыслаштырылган иде.( Карасубазар - Белогорски, Таракташ - Дачное, Әфәндәкой (Кой-авыл) - Зеленогорское, Дегирменкой (Тигермән кой) – Запрудноега үзгәртелде.

 Кырымда кырымтатар исемнәре үзгертелеп көлкегә китерелгән, урыслаштырылган авыл исемнәре йөзләрчә иде 1948 елда: Магазинка, Кирпичное, Кочергино, Генеральское, Геройское, Танковое, Гвардейское, Октябрьское, Машино, Митяево һ.б.

Канун тикшерелгәндә депутатлар бу канун беренче чиратта кырымтатарларга кагылганын искәртте. Канун сөргенгә дучар булганнарның статусына кем ия булганын, тартып алынган мөлкнең компенсациясе механизмнарын билгели. Сөргенгә дучар булганнар итеп сөргәнә сөргенгә җибәрелгән кырымтатарларның гәиләләрендә түган балалар да таныла бу канун буенча.

238 депутатның тавышын жыйган бу канун икенче укылышта кабул ителде, аның проектын Мостафа Җәмилев тәкъдим иткән иде. Хәзергә шартларда бу канун Кырымда эшли алмаячак, ул тик Украинаның Херсон, Запорожье өлкәләрендә яшәгән кырымтатарлары өчен эшли ала. Ләкин кырымтатарлар бу урыннарда тик 5-7 мең тирәсе. Бюджетта моңа акча булачагы да билгесез. Сөргенгә дучар булганнар итеп Украина ватандашлыгын кабул иткән, милләтенә бәйле рәвештә СССР хакимияте карарлары нигезендә бүгенге Украинаның чикләренә кергән җирләрдән сөрген ителгән кырымтатарлар һәм башка халыклар вәкилләре кергәнен таный бу канун.

Кайбер матдәләрдән тыш бу канун имзалангач өч айдан соң көчкә керәчәге хәбәр ителде.

Азатлык бу канун турында кайбер кырымтатарлар фикер сорашты.

Исемен күрсәтергә телемәнгән мәҗлес әгъзасы: "Еллар буе кабул ителмәгән бу канунның хәзер кабул ителүен мин Украина кырымтатар мәсьәләсен куллана, бу канунны хәттә бер провокация кебек кабул итәр идем. Без бит беләбез бу канунны ничә ел Украина Югары радасыннан коттек. Без бу мәсьәләне күтәргәндә безгә башка халыклар да бар, бүтән сылтауларны, сәбәпләрне китереп тордылар, ә инде Кырым Русия кулында булганда бу канунны кабул иттәләр. Украинаның бербөттенлеген саклау өчен кырымтатарлар мәсьәләсен дә кулланалар."

  
Али ХәмзинАли Хәмзин
Али Хамзин, Мәҗлеснең тышкы эләмтәләр бүлеге җитәкчесе: "Мин бу канунга соң булса да хәерлегә булсын дигән күзлектән карыйм. Мин аның белән әлә җитәрлек таныш булмадым, ләкин монда ниндидер нонсенс килеп чыга. Мин бу кануннан файдалану өчен Украина ватандашлыгымны сакларга тиеш. Ярар, сакладым, Русия кулында булган Кырымда яшим. Русия гражданы булмагач мин Кырымда тору өчен рөхсәт алырга тиеш, ә Украина миңа ничек ярдәм итәчәк? Ничек җир аерачак, йорт салачак, социаль ярдәм күрсәтәчәк? Мин украин гражданы буларак Кырымда вакытлы рөхсәт алып (вид на жительство) яшәргә мәҗбүр булачам, димәк йортым да, җирем дә минеке булмаячак. Ә бәлки Украина миңа Закарпатьедамы, Херсондамы торырга урын бирәчәк, димәк мин миграциягә китергә тиеш, ә мин бит Кырымда яшәргә тәлим. Миңа бу канун ошамады. Бу канун проекты эзерләнгәндә, тәкъдим ителгәндә шартлар да икенче иде. Без Украинада яши идек, ә хәзер икенче шартлар. Миңа калса, безнең мәсьәлә турында Владимир Путин да нәрсәдер әйтергә тиеш. Кырымтатарлар белән бәйле указмы, канунмы чыгарырга тиеш."

  
Риза ФазылРиза Фазыл
Риза Фазыл, кырымтатар язучылары берлеге рәисе: "Бездә аталар сүзе бар: Туйдан соң хынаны бер урынга як. Бу Кырым яулап алынганнан соң канун кабул итү дә шуңа охшый. Канунның исемен дә үзгертергә теләмәгәннәр. “Милләте буенча сөргенгә дучар булган кешеләрнең хокукларын торгызу хакында канун” (О восстановлении прав лиц депортированных по национальному признаку). Нинди “прав лиц”? Канун турыдан туры кырымтатар халкының хокукларын торгызу хакында дип аталырга тиеш иде. Канунның матдәләрендә кырымтатарларның исеме бар бугай... Бу канунның безгә инде әһәмияте юк. Менә Русия кырымтатарларга хәзер нәрсә әйтер, аны карарбыз. Ләкин Мәҗлес бу мәсьәләдә кыймылдамый утыра. Алар нәрсә уйлый -- белмим. Таләпләребезне, тәкъдимнәребезне Мәҗлес җиткәрергә тиеш. Онлайн очрашуында 17 апрельда Путин кырымтатарлар хакында сөйләгән иде. Карарбыз, нинди карар ул чыгарыр. Без тәкъдим, тәләпләребезне җиткерегә тиеш Русиягә."

Шуны да әйтергә кирәк, апрель ахырында Путин кырымтатарлар белән бәйле ниндидер карар чыгарырга әзерләнә. Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Владимир Путин белән очрашырга теләвен белдергән иде. Бу эштә ул Татарстанның арадашчы булу ихтималын да әйткән иде. Мостафа Җәмилев исә Путин белән очрашырга кирәкми дигән фикерне белдерде. Рифат Чубаров Мостафа Җәмилев белән Төркиядә. Якын көннәрдә алар икесе дә Кырымга кайтачаклар. Алар Кырымга кайткач күп кенә сорауларга да җавап булачагы көтелә, чөнки мәҗлес әгъзаларының төп мәсьәләгә карашлары да бер ук түгел. Корылтайны уздырыргамы, юкмы дигән мәсьәлә дә хәл ителергә тиеш. http://www.azatliq.org/content/article/25354857.html

Комментариев нет: