вторник, 29 апреля 2014 г.

Тукайчыларны котлыйбыз!

    Тукайчыларны котлыйбыз!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап, газета укучыларыбыз арасында үткәрелгән бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итәбез! (Бәйге сораулары “Атна вакыйгалары” газетасының 11-17 апрель 2014/№14 санында һәм intertat.ru интернет-газетасында чыккан иде).

Тукайның тормыш һәм иҗат юлы бик күпләрдә кызыксыну уятуы куаныра. Шушы кыска вакыт эчендә редакциянең электрон почтасына Татарстан районнарыннан йөздән артык хат килде. Бигрәк тә Балык Бистәсе, Саба, Мамадыш, Чаллы, Актаныш, Сарман, Әлмәт, Бөгелмә районнары активлык күрсәтте. Шулай ук Башкортстаннан да хат юллаучылар булды. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, укытучылар һәм китапханәчеләр генә түгел, ә Тукай иҗатында тәрбияләнеп үскән гади замандашларыбыз да бар. Аларның иң кечкенәсе Гүзәл Хәлиуллина – Сарман районының Илексаз авылы мәктәбендә 2нче сыйныфта укыса, иң өлкәненә – “сораулар җиңел булганга бәйгегә язып җибәргән” Сарман районы Чукмарлы авылыннанФәһимә апа Мөхәммәтшинага – 80 яшь.

Әлбәттә, җиңүчеләрне сайлап алу җиңел эш түгел. Тукай иҗатына битараф калган татар кешесе юктыр, ул һәркемгә үзенчә якын. Аның мирасы әле тагын да өйрәнүләргә һәм тикшеренүләргә лаек. Бәйгедә катнашучылар да нык эзләнгән, бәлки үзләре өчен күп яңалык ачкандыр. Мәсәлән, Казан шәһәреннән Ландыш Сәрвәрова язганча: “Тукай тормышы, иҗаты буенча бирелгән викторина сорауларына җаваплар эзләгәндә мин Тукайны үзем өчен яңадан ачтым, аның киңкырлы иҗаты күпләргә үрнәк”. Ә Бөгелмә шәһәренең 3нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзирә Хәбибуллина: “Сорауларыгыз белән кызыксынып, төрле сайтлардан, өстәмә әдәбияттан җаваплар эзләдем, укучыларымны да бәйгедә катнашырга чакырдым”, – дип яза. Кайберәүләр “без Казандагы Тукай әдәби музеен күрергә хыялланабыз”, дип, Саба районы Югары Симет авылы мәктәбендә 10 сыйныф укучылары белән татар теле укытучысы Рәзифә Дәүлиева кебек үк, җавапларны бергәләп табарга тырышкан.

Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыткан Суфия Галиева үзенең хатында: “Укытучым Мөхәммәт Мәһдиевнең Габдулла Тукай турында сөйләгәннәре әле дә истә. Бәйгегә әзерләнгәндә аның китапларын тагын бер кат карап чыктым. Тукай турында балаларга кичәләр оештырганда да бу сорауларның кайберләре бик кызыклы булды”, – дигән. Мөслимнән Рафаэль Зарипов исә кайбер җавапларны www.gabdullatukay.ru интернет–порталыннан эзләп табуы турында әйткән. Чаллы шәһәрендә М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәнең әдәбият тарихы музее мөдире Роза Хәмидуллина бәйге сорауларына кагылышлы булмаса да, музейда Тукайга бәйле тупланган кайбер башка мәгълүматлары белән дә уртаклашкан.

Кабул ителгән җавапларга килгәндә, бигрәк тә Тукайның әтисеннән нинди мирас калганлыгы турындагы сорау күпләрне читен хәлгә куйган икән. “Мин бу сорауга җавап таба алмадым”, яки иске бишмәт, үзенең китапханәсен, “мулла улы” исемен, ятимлекне, зыялылыкны, диндарлыкны, туган халкына мәхәббәтне Тукайга мирас итеп калдырган дигән җаваплар еш очрый. Тукайның тормышын өйрәнгән галимнәр ачыклаганча, шагыйрьнең әтисе йортын сатканнан берникадәр мирас (кайбер мәгълүматларга караганда 100 сум) калган.

Мәгълүм булганча, җиңүчеләргә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеена сәяхәт, Татарстан Милли музее экспозицияләре белән танышу һәм башка истәлекле бүләкләр вәгъдә ителгән иде. Шулай ук Интернет чыганаклардан дөрес файдаланганнарны да Габдулла Тукайга багышланган Gabdullatukay.ru интернет-порталыннан бүләкләр көтә.

Җиңүчеләр исемлеге:

Рузилә Гатина, Мамадыш районы Урта Кирмән авылы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Раушания Якупова, Балык Бистәсе 2нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы (6 сыйныфта укучы улы Риназбелән)
Ландыш Сәрвәрова, Казан шәһәре 51нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гүзәлия Гыйльметдинова, Түбән Кама шәһәренең 10нчы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алинә Хәбибуллина, Актаныш районы, Әтәс урта мәктәбе 6 сыйныф укучысы
Рәйсә Салихова, Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсе татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире

Сезнең өчен 18 май көнне сәгать 11дә Тукай әдәби музеенда махсус экскурция оештырылачак.  Шулай ук истәлекле бүләкләр дә каралган.

Gabdullatukay.ru интернет-порталы бүләкләренә лаек булучылар:

Гөлзирә Хәбибуллина, Бөгелмә шәһәренең 3нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әлфия Закирова, Саба районы Шәмәрдән лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рәзинә Хәйруллина, Буа районы Аксу урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әлфия Мостафина, Балык Бистәсе районы Ямаш авылы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эльмира Сәлахова, Нурлат шәһәре махсус (коррекцияле) VIII төр интернат-мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Раушания Зариева, Баулы районы Яңа Чүте мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы
Елена Иванова, Питрәч районы Чита авылы китапханәсе китапханәчесе
Рафаэль Зарипов, Мөслим
Гөлшат Ситдыйкова, Казан

Барлык җиңүчеләрне дә 15 майга кадәр редакция белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз. Элемтә өчен телефоннар: +7 843 222-09-83 (1392) ,  яки электрон почта: intertat.baige@mail.ru

Барлык катнашучыларга да активлыклары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Берничә көннән май аеның бәйгесе игълан ителәчәк, үзегезне тагын бер кат сынарга мөмкинлек дигән сүз бу. Уңышлар!

Комментариев нет: