четверг, 17 апреля 2014 г.

Мин татарча сөйләшәм–2014

Мин татарча сөйләшәм–2014
26 апрельдә Казанда тугызынчы тапкыр “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә иҗади бәйгеләр, “Татар-дозор” квест-уенын, велойөреш һәм Казанның Бауман урамында гала-концерт үткәрү. Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылучы бу акция татар яшьләре тормышында зур вакыйга булыр дип көтелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан хәбәр итүләренчә, “Татар дозор-2014” квесты 21 апрельдә үтәчәк. Җиде кешедән торган алты команда алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк. Бу чарада мәктәп укучылары, студентлар, иҗади коллективлар һәм, гомумән, татар телен, маҗараларны яратучы кешеләр катнаша. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту. Шулай ук элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшереләчәк.


Квест җиңүчеләре 26 апрельдә – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә оештырылачак “Мин татарча сөйләшәм” бәйрәмендә бүләкләнәчәк. Бу көнне Казанның Бауман урамында 14:00 сәгатьтә татар музыкасының яңа буын башкаручылары һәм төркемнәре катнашында зур бәйрәм концерты булачак. Шулай ук, гадәттәгечә, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак. Квест җиңүчеләренә исә “Вымпелком” ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Әйтергә кирәк, элемтә операторларыннан беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлаган бу ширкәт инде күптәннән акциянең төп иганәчесенә әверелде.


Шулай ук бу көнгә башкаладагы кибетләр, сәүдә нокталары һәм халыкка хезмәт күрсәтү тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзеләчәк. Мәсәлән, былтыргы “Тяжело с татарским” дигән антипремиягә Казан мэриясы һәм “Электрон хөкүмәт” лаек булган иде. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып саклана. Аның исеме гала-концерт вакытында игълан ителәчәк.

Бәйрәмнең музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы. Тамаша программасына килгәндә, гадәттәгечә, сәхнәдә “тере тавышка” башкарыла торган бәйсез артистлар – Исмаил һәм “Ачы таң” төркеме, K-Ru һәм Ittifaq, Илгиз Шәйхрәзиев, Mauzer Sax, Azat Sound System, Рәдиф Кашапов һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре чыгыш ясаячак.

Комментариев нет: