пятница, 25 апреля 2014 г.

Тукай премиясе ияләре билгеле

    Тукай премиясе ияләре билгеле
Вахит Имамов һәм Владимир Попов... 2014 елда Г.Тукай исемендәге Дәләт премиясенә нәкъ менә алар лаек булды. Гәрчә быел премия тирәсендә шактый көрәш барды. Беренче чиратта, мәгълүмати көрәш.

Тукай премиясе үз ияләренә бөек шагыйрьнең туган көнендә – 26 апрельдә тапшырыла. Әмма, гадәттә, бер көн алдан аны алачак кешеләр исемлеге инде мәгълүм дә була. Быел да иртә таңнан премияне алучылар турында төрле фаразлар булды. Дөрес хәбәрләргә нигәдер һәрвакыт якынрак булган матбугат чарасы премиягә Вахит Имамов белән Владимир Попов ия була дигән хәбәр таратты. Аннан соң төрле рәсми булмаган чыганаклар дәрәҗәле бүләкне Вахит Имамов, Фән Вәлиәхмәтов һәм Клара Булатова ала дигәч, татар җәмәгатьчелеге бераз җиңел сулап куйды: ярый әле Клара апага бирәләр икән, Фән Вәлиәхмәтовның халыкчан моңы да искә алынган...

Әмма көн дәвамында тагын бер хәбәр пәйда булды. Имештер, премияне быел, Мәдәният елын истә тотып, барлык дәгъвачыларга да бирергә булганнар икән. Бер генә кешене бу исемлеккә “кертмәделәр”: Фатих Сибәгатуллинны.

Әмма көн ахырында төгәл мәгълүмат билгеле булды. Шулай итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган карар нигезендә, 2014 елда Габдулла Тукай премиясе ияләре булып язучы Вахит Имамов һәм каллиграфия остасы Владимир Попов танылды. Әлеге мәгълүматны шартлы рәвештә генә төгәл дип атап була. Хәбәрне ирештергән мәгълүмат чарасы Татарстан Президентының карары Илбашының рәсми сайтында урын алды дисә дә, әлеге юллар язылган вакытта да, сайтта бу турыда яңалык юк иде әле.

Карар чыннан да бар иде. Шулай итеп, шактый шау-шулы көрәштән соң (мондый хәлнең күптән булганы юк иде кебек) Габдулла Тукай исеме белән аталган Дәүләт премиясенә язучы Вахит Имамов («Утлы дала» исемле ике томлык тарихи роман өчен) һәм Владимир Попов (каллиграфик серияләр композициясе өчен: «Тугра-шамаиль-память. Шигаб Ад-Дин Марджани – выдающийся ученый-историк, философ» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память. Баки Урманче» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память. Ильдару Ханову» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память-древо жизни. Шакирджан сын Ахмеджана Тагиров» (2013 ел) һ.б.) ия булды. Җиңүчеләрне Шигърият бәйрәмендә игълан итсәләр, рәсми таныкларны быел да 30 августта тапшырачаклар.

Комментариев нет: