понедельник, 7 апреля 2014 г.

Мөселманнар да “ышаныч телефоны”на мохтаҗ

    Мөселманнар да “ышаныч телефоны”на мохтаҗ
фото: dumrt.ru7 апрель көнне Казанда мөселманнар өчен  ышаныч телефоны эшли башлаячак. Әлеге социаль проектны Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия мөселман яшьләре берлеге гамәлгә куя.
Россия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров белдергәнчә, “ышаныч телефоны” нәкъ менә  мөселманнарның үз теләкләре нигезендә тормышка ашырыла. Россия күләмендә бу – үзенчәлекле проект.  (843)202-4-202номерына шалтыратучыларга  югары белемле өч белгеч - мөселман психологы, шәригать сораулары буенча эксперт һәм дөньяви юрист җавап бирәчәк.  Сораулар ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә ала, шулай ук, ике телдә җавап алырга да мөмкин булачак,  дип ышандыра проект авторлары.

Мигрантларны да читтә калдырмаска тырышалар.  Якын киләчәктә үзбәк, таҗик  телләрендә яңгыраган сорауларга җавап алу мөмкинлеге  дә карала. Яңа проектның максаты - халыкка ислам дине турында төгәл, дөрес мәгълүмат бирү һәм социаль киеренкелекне бетерү, традицион дини кыйммәтләрне популярлаштыру. Башлангыч чорларда ышаныч телефоны 9.00дан18.00 гә кадәр эшләячәк,  киләчәктә тәүлек буе хезмәт күрсәтү мөмкинлеге дә карала. Һәр мөрәҗәгать яздырып барыла, димәк тиз арада җавап бирелмәгән очракта да соңыннан тулы җаваплар алырга мөмкин булачак.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк:  ышаныч телефоны мөселманнарга гына түгел, ә ислам турында мәгълүмат алырга теләгән башка дин вәкилләренә  дә тәгаенләнә.

Беренче ышаныч телефоны узган гасыр башында Америкада барлыкка килгән. Тарих битләреннән күренгәнчә, 1906 елның язында Нью-Йоркта протестант дин әһеле Гарри Уорренны телефон чылтыравы уята. “Зинһар өчен очрашыйк, мин авыр хәлгә юлыктым”, дигән сүзләр ишеткәч, ул “Иртәгә чиркәү иртәдән ачылачак”, - дип җавап кайтара. Ә иртәгесен дин әһеле шалтыраткан кешенең асылынып үлүе турында хәбәр ишетә. Бу вакыйга изге атакайны тетрәндерә һәм ул газетка белдерү бирә: “Бакыйлыкка күчкәндә, миңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратыгыз”.

Шул рәвешле, Лондондагы беренче ышаныч телефонын   рухани кеше эшләтеп җибәргән була. Газет битләрендә үз-үзенә кул салучылар күбәйгәнлеге хакында мәгълүмат укыгач, бу мескеннәрнең  ачылып сөйләшер кешеләре булмаган, дигән фикергә килгән була ул. Вакытлар узган саен  ышаныч телефоннарының тормышта зарур икәнлеген аңлыйлар.  Шулай итеп, ышаныч телефоны бөтен илдә эшли башлый һәм бу социаль хезмәтнең популярлыгы  артканнан-арта гына бара, ди белгечләр.

Зөфәр Гыйләҗев, Татар энциклопедиясенең өлкән фәнни хезмәткәре: "Диния нәзарәтенең бу башлангычын бик хуплыйм. Теләсә кем мәчеткә барып, йөзгә-йөз карап үз гозерен сөйләп бирә алмаска да мөмкин бит. Телефон аша кайбер сорауларга җавап алу уңайлырак та була торгандыр әле ул.  Шунысы да куанычлы: биредә бит дөрес, төгәл җавап бирәчәкләр. Ә бит беләбез: яшьләрне юнәлеш, төрле агымнарга кертеп җибәрергә дә мөмкиннәр. Менә бу яктан да  мөселман “ышаныч телефоны” булу  - бик яхшы нәрсә. Дөресен әйтергә кирәк: дин өлкәсендә күпләребезнең белеме җитәрлек түгел. Ә биредә соравыңа җавапны экспертлар үз телеңдә аңлатып бирәчәкләр. Хуп, бик хуп".

Альфред Мөхәммәтрәхимов, “Татарстан Яңа Гасыр” телекомпаниясе корреспонденты: "Шәригать мәсьәләләре буенча сораулар күп һәм төрле. Саллы җаваплар бирергә ышандыралар. Психологка килгәндә, 20 яшьлек белгеч нинди генә ярдәм күрсәтә алыр икән инде? Ә менә юрист киңәше чыннан да хәзерге заманда бик кирәк. Үзегез беләсез: юрист хезмәте арзан бәяләнми. Ә ышаныч телефоны аша соравыңа бушлай җавап  алырга мөмкин булачак. Бигрәк тә аерыла торган хатыннарга файдасы булыр дип табам. Биредә алар өч яклап ярдәм алачак бит: психологик, талак мәсьәләләре һәм милекне ничек бүлүшү турында да".

Гүзәл Сәетнурова, эшмәкәр. "Чыгырыңнан чыгардай булып кызган мизгелләр булгалый шул. Меңләгән соравыңа җавап таба алмаудан айга карап улыйсы килә башлый. Мондый телефон хезмәтенең эшли башлавы начар түгел түгелен. Тик ул баштан ук тәүлек буе эшләп китсен иде. Кичке алтыга кадәр мин, мәсәлән,  Салават җырындагыча “кая басып ни эшләп йөрәгәнемне”  дә белмим. Ә инде мендәремне кочып  елап ята башлаганда, телефон эштән туктаган була икән.  Тагын шунысы да бар: бу хезмәтне танытырга, бөтен якка хәбәр салырга, популярлаштырырга кирәк. Кеше белеп торсын. Ике мәчеткә генә элеп куйсаң, аны кем белсен дә кем күрсен? Намазлы кешенең күңеле болай да  тыныч инде аның, ул безнең ише әлифне таяк дип белмәүчеләргә кирәк!"

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: