четверг, 3 апреля 2014 г.

ЯР ЧАЛЛЫ МЭРЫ ВӘСИЛ ШӘЙХРАЗИЕВ ГАЯЗ УЛЫНА.


мөрәҗәгат

Яр Чаллы шәһәренең Татар Иҗтимагый Үзәгенең (ТИҮ) гомуми шәһәр жыенына МБДОУ 74-нче балалар бакчасында психолог булып эшләүче Фазлыеева Гүзәл Гафур кызы мөрәҗагәт итте, аның сүзләре буенча, җитәкчеләр эреләнгән саен вакчыллана баралар, 74-нче балалар бакчасы мөдире Булатова Әминә Фирдинат кызы һәм анын урынбасары өлкән тәрбиячесе Шумская Лидия Андрей кызы (пенсиядә) аңарга карата гаделсез мәкерле мөнәсәбәттә астыртын эш алып баралар, алар шулай ук коллективта эшләүчеләрне түбәнсетәләр, мәсхәрәлиләр. 
4-нче мартта ТИҮ жыенында Гүзәл Фазлыеева 74-нче балалар бакчасында булган хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, шуннан соң жыенда катнашучылар ТИҮ исеменнән биш кешелек комиссия төзеп, Яр Чаллы балалар бакчасының башлыгы Харисов Винер Хәмит улы белән очырашу үткәрделәр, сөйләшүдә катнаштылар: Гүзәл Фазлыеева, Рәфис Кашапов, Сания Вахитова, Фәгим Вәлиев, Гамил Камалетдинов. Комиссия әгзәләре Винер Хәмит улына 74-нче балалар бакчасында булган күңелсез хәлләрне җиткерделәр, анда булган гаделсезлекләр аркасында кайбер кешеләр шифахәнәгә эләгүләре, эштән китүләре һәм башкалар турында фактлар китерелде. 
Комиссиянең фикерен тыңлаганнан соң, Винер Харисов, 74-нче балалар бакчасында тәртип урнаштырачакмын дип вәгдә бирде, әммә дә ләкин ул 11-нче мартта 74-нче балалар бакчасында булып, җыелыш оештырып, күз буяп, дөрес һәм гадел тикшерү үткәрми, ул бары тик шундый фикер әйтә "кем 74-нче балалар бакчасының җитәкчеләре белән риза түгел, эштән китсәгез дә ярый" формасында сүзен әйтә. Шушы ук сүзләрне балалар бакчасы җитәкчеләре дә гел кабатлап торалар. Балалар бакчасы җитәкчеләре "Мафия" төркемен хәтерләтә, кемнәр алар өчен якын – алар дәрәҗәле булып санала, ә кем аларга ачыктан-ачык үз фикерен әйтә, ул кешенең дәрәҗәсе төшерелә, мәсхәрәленә, эштән китәләр, яисә шифахәнәгә эләгәләр. 
Нурулла Гарифның акыллы сүзләре бу бакчада эшләүче җитәкчеләргә бик туры килә, “Әрсезлек белән оятсызлык очрашса бик тиз дуслаша”. 
Хөрмәтле Яр Чаллы хәкимияте башлыгы Шәйхразиев Вәсил Гаяз улы, без Яр Чаллы ТИҮ җыены исеменнән Сезгә мөрәҗәгәть итәбез. 
Безнең таләпләр:
1. 74-нче балалар бакчасы җитәкчеләре психолог булып эшләүче Фазлыеева Гүзәл Гафур кызы һәм башка кимсетелгән, куркытылган кешеләр алдында гафу утенүләрен. 
2. 74-нче балалар бакчасы мөдире Булатова Әминә Фирдинат кызын һәм аның урынбасарын өлкән тәрбияче Шумская Лидия Андрей кызын эшләренән азат итәргә. 
3. Әгәр дә безнең таләпләр үтәлмәсә, без Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз, шулай ук мэрия һәм 74-нче балалар бакчасы бинасы каршында каршылык чарасы үткәрәбез. Сездән уңай җавап көтеп калабыз.
Яр Чаллы ТИҮ адресы: индекс 423823. Яңа шәһәр, 18/06 – 51к, Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы.
Яр Чаллы ТИҮ сәркәтибе - Сергей Вишняков.

Комментариев нет: