среда, 9 апреля 2014 г.

Бәйрәмова сәясәт өчен эзәрлекләнә


Соңгы ике ай вакыт эчендә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага каршы Тикшерү комитеты тарафыннан ике җинаять эше ачылды (29 гыйнвар һәм 1 апрель), аны интернеттагы татарларны яклап язган язмалары өчен 282нче статья буенча милләтара ыгы-зыгы тудыруда гаеплиләр. Шушы ике ай вакыт эчендә Фәүзия Бәйрәмованы өй сагына алу (домашный арест) буенча Чаллы шәһәрендә ике тапкыр мәхкәмә булды (10 февраль һәм 7-8 апрель), икесендә дә суд моны кире какты. 5 март көнне Фәүзия Бәйрәмованың яшәгән квартирасында тентү булды, хокук саклау органнары аның эшли торган компьютерен һәм меңләгән язмадан, фәнни хезмәтләрдән, әдәби әсәрләрдән, фотолардан торган электрон архивын алып чыгып киттеләр, бүгенге көнгә хәтле ул кире бирелмәгән. 19 март көнне Фәүзия Бәйрәмовага яшәгән урыныннан чыкмау (подписка о невыезде) турында чара күрелде, ул хәзер Чаллы шәһәреннән тикшерүче рөхсәтеннән башка бер җиргә дә чыгып китә алмый. Фәүзия Бәйрәмовага каршы кузгатылган җинаять эшләрен тикшерү дәвам итә, ул даими рәвештә сорау алуларга (допрос) чакырылып тора.
Фәүзия Бәйрәмованы актив гражданлык позициясе өчен, җәберләнгән мөселманнарны яклап үз сүзен әйткәне һәм төрле чараларда катнашканы өчен, Украина һәм Кырым мәсьәләсендә үз гадел фикере булган өчен эзәрлеклиләр һәм хөкем итәргә телиләр. Хокук саклау органнары хөкем карары чыкканчыга кадәр үк аны актив эшчәнлегеннән читләштермәкче булалар, җәмгыятьтән аерырга (изоляцияләргә) телиләр. 4 апрель көнне тикшерүче Фәүзия Бәйрәмованы сак астына алырга (арест) судка алып барды, әмма бу эш барып чыкмады. Аллаһның рәхмәте белән, казый-судьяларның мәсьәләгә гадел караулары сәбәпле, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй мөселман-татарларының судларга килеп, аны актив яклаулары аркасында, Фәүзия Бәйрәмованы өй тоткыны да ясый алмадылар. Әмма хокук саклау органнары тарафыннан Фәүзия Бәйрәмованы эзәрлекләүләр, аның шәхси тормышына катнашулар, гаделлек өчен көрәшен туктатырга тырышулар дәвам итә.
Милләт өчен мәйданнарда ач яткан, депутат буларак, Татарстанның бәйсезлек Декларациясен, Конституциясен кабул итүдә, референдум уздыруда катнашкан, халыкча итеп әйткәндә, "Татарстанга бәйсезлек алып биргән", Татар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" партиясе, Милли Мәҗлес кебек иҗтимагый оешмаларның юл башында торган, милләткә кырык китап язып калдырган, татарлар яшәгән бик күп урыннарда булып, тарихи мирасыбызны күтәргән Фәүзия Бәйрәмова бүген хокук саклау органнары тарафыннан рәхимсез рәвештә эзәрлекләнә. Ни кызганыч, үзе 1986 елдан бирле әгъза булып саналган Татарстан Язучылар берлеге дә, 2002 елдан бирле башкарма комитеты әгъзасы булып торган Бөтендөнья татар конгрессы да, Татарстан җитәкчелеге дә Фәүзия Бәйрәмованың язмышына битараф, авыр вакытта аңа ярдәм кулы сузмыйлар.
Фәүзия Бәйрәмова 2010 елда шушы ук статья буенча хөкем ителеп, шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде инде. Тикшерүченең 7 апрель көнне мәхкәмә барышында әйткән сүзләреннән аңлашылганча, бу юлы Фәүзия Бәйрәмованы 4 елга ирегеннән мәхрүм ителү көтәргә мөмкин. Бу ил, бу дәүләт Фәүзия Бәйрәмованы татар халкының хокукларын, җәберләнгән мөселманнарны яклаганы өчен, милләт бәйсезлеге һәм дәүләтчелекне торгызуда эзлекле көрәшкәне өчен, һәр мәсьәләдә үз гадел фикере, позициясе булганы өчен, мөселман-татар булганы өчен эзәрлеклиләр һәм хөкем итәргә телиләр. Күпне күргән һәм кичергән татар халкы моңа юл куймаска тиеш, Фәүзия Бәйрәмова милләтне ничек янып-көеп якласа, милләт тә аны шулай якласын һәм сакласын иде! Югыйсә, 37нче еллардагы кебек, Бәйрәмовалардан башланган эзәрлекләүләр, репрессияләр һәркемнең дә ишеген кагарга мөмкин... Кеше язмышына битараф булмыйк, бер-беребезне якларга һәм сакларга өйрәник, милләттәшләр!
Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.
2014 ел, 9 апрель.
Татарстан Республикасы. https://www.facebook.com/tatar.center

Комментариев нет: