четверг, 10 апреля 2014 г.

Авыл да мәдәниятка мохтаҗ!

    Авыл да мәдәниятка мохтаҗ!
Әгәр дөнья мәдәниятны коткарса, мәдәният дөньяны коткарачак... Татарстан премьер-министры Илдар Халиковның бу сүзләрендә хакыйкать ярылып ята.

2014 елны Мәдәният елы дип игълан итү бу өлкәдә кичектерсез хәл итүне көткән, җитлеккән проблемалар барлыгын күрсәтә. Чирен яшергән - үлгән, ди халкыбыз. “Безнең өчен һәрвакыт Мәдәният елы дияргә яратсалар да, сәнгать әһелләреннән агымдагы ел аеруча зур җаваплылык таләп итә. Үзебезне борчыган байтак мәсьәләләрне чишү юлларының кайберләре, иншалла, табылыр дип өметләник. Икътисад, сәясәттәге ялгышлыклар төзәтелә ала. Ә рухи дөнья өлкәсендәге хаталарыбыз безгә кыйммәткә төшәргә мөмкин, чөнки ул килер буыннар белән бәйле.

Татарстанда, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, мәдәни тормыш соңгы урында түгел, киресенчә, алдынгы сафларда санала. Моны Россия мәдәният министры Владимир Мединский да инкарь итми. “Сездәге авыл җирләрендәге мәдәни башлангычларны бөтен Россиягә таратырга ниятлибез», - диде ул Казанда Мәдәният елын ачу тантанасында. Шулай ук Мәдәният елы уңаеннан Татарстан белән уртак проектлар да тормышка ашырылачагын ассызыклап узды.

Чыннан да, мәдәни, милли традицияләр нәкъ менә авыл җирләрендә саклана да инде. Менделеев муниципаль районы мәдәният бүлеге мөдире Лилия Галиева болай ди: «Мәдәният елы гасырга бер тапкыр була торган вакыйга. Мәдәният-сәнгать әһелләренә әле мондый игътибар күрсәтелгәне юк иде. Россия, Татарстан президентларының мәдәният елын уздыруга карар чыгарулары безгә зур дәрәҗә ул. Шәхсән без - мәдәният хезмәткәрләре бу дөньяда кирәкле кешеләр икәнбез бит дип, безне рухландырып җибәрергә менә дигән стимул булды”.

- Менделеев районы турында фикер йөрткәндә, бездә, гомумән, һәр ел дәвамында мәдәни тормышка зур игътибар бирелгәнен әйтәсе килә. С.Гассар исемендәге Мәдәният сараен төзекләндерергә Президент акча бүлеп бирде. Анда хәзер төзекләндерү эше башланды. Быел Вафирә Гыйззәтуллинаның туган авылы Камайда клуб салына. Татар милләтенең атаклы җырчысы Вафирә ханым үзе исән чагында бу хакта бик хыялланган иде, артыннан да күп йөрде...  Инде менә республикада “Авыл клублары төзү” программасы кабул ителгәч, бу хыял тормышка ашты. Ә узган ел Мүнәкәй авылында яңа клуб сафка басты. 2012 елда исә Ижовка авылында Мәдәният йорты ачылган иде.Татарстан Президенты программасы бик вакытлы гамәлгә керде. һәр ел саен районда берәр клуб кулланышка тапшырыла. Без, авыл кешеләре өчен бу бик матур күренеш, - дип шатлыгы белән уртаклаша Лилия ханым.

Менделев районында 14 халык коллективы гөрләтеп эшли. Гришкино дигән керәшен авылда 1940 елда ук нигез салынган фольклор коллективы әле дә булса  эшли! “Шаян” һәм “Кристалл” исемле бию коллективларына 300ләп бала йөри. Алар төрледән-төрле конкурс, фестивальләрдә катнашып, осталыкларын чарлый, мактаулы урыннар ала.

- Гомумән, республикабыз җитәкчелеге мәдәни тормышны даими кайгыртып тора. Бу табигый хәл, нәрсә өчен дигәндә, бүген бер генә көн дә мәдәни чараларсыз узмый бит. Кунаклар каршылаудан алып Сабан туе бәйрәмнәрен оештыруга кадәр гел сәнгать кешеләре җәлеп ителә. Аларның эшләре дә бик авыр, чөнки авылда бер клуб мөдире генә каралган. Ул бит берүзе берни эшли алмый. Ул халыкны берләштереп, оештыру хезмәте дә куярга тиеш. Бу очракта мәктәп директорының да, авыл җирле үзидәрә җитәкчесенең дә, хәтта фельдшерның да ярдәме кирәк, - ди Кукмара районы мәдәният бүлеге җитәкчесеГөлнара Гәреева.

Кукмара районында 82 мәдәният учагы, 49 китапханә эшләп килә.“Авыл клублары”н төзү программасы - ул шулкадәр яхшы проект. Киләчәктә дәвам итсә, әйбәт булыр иде. Чөнки мәдәният, клублардан башка авыл халкының яшәешен күз алдына да китереп булмый. Бездә иң беренче Урта Комар удмурт авылында клуб салынды. Бүгенге көндә ул бик матур эшләп килә. Анда “Зангари” удмурт халык фольклор ансамбле оештырдылар. Удмурт халкы ул шундый халык - үзенең традицияләрен, мәдәниятен торгыза һәм сакларга омтыла. Икенче клуб та удмурт авылы - Пос-Сутерда төзелде. Анда “Инвожо» халык ансамбле эшли”, - дип дәвам итте сүзен Гөлнара ханым.

Авыллардагы яңа клубларга йөрүчеләр юк диләр бит, дигән сорауга Гөлнара ханым болай дип җавап бирде:

- Авыл клублары берничек тә тик тора дип әйтеп булмый. Яңа төзелгәннәре бигрәк тә, бер секунд та буш тормыйлар. Спектакль, концертлардан өзелеп торган юк. Район Мәдәният йорты каршында халык театры эшләп килә. Быел гына да байтак авылга тамаша куеп кайттылар. Андый коллективка сәнгатьне чын күңеленнән яратучылар йөриләр. Хәзерге вакытта Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Бәйләнчек” спектаклен куйдык. Әлеге коллективта пенсионер, шәфкать туташы, эшмәкәр, яңа гына мәктәпне тәмамлаган яшь егетләр, юрист һ.б. да бар. Бик талантлы режиссерыбыз Рамил Сәләхетдинов тырышлыгы белән Т.Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” республика күләмендәге бәйгедә гран-прига да лаек булган иде әле. Сәләхетдинов теләсә нинди чараны да югары дәрәҗәдә оештыра ала торган кешебез, - ди Гөлнара Гареева.

Быел Зур Кукмара татар авылында да яңа клуб төзелә. Авыл халкы бик зарыгып көтә икән бу вакыйганы. 300 урынга исәпләгән яңа Мәдәният йортында концерт тамашалардан тыш, башка мәдәни, социаль чаралар оештырырга да ниятләп торалар. Шулай ук Кукмара районында “Моңнар кайтсын авылга” дигән фестиваль-конкурс уздырырга карар кылганнар. Бу проект вакытында читкә китеп гомер итүче иҗатчы авылдашларын да кунакка чакырырга исәпләп торалар алар.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: