суббота, 2 марта 2013 г.

Милли хәрәкәт Татарстанны якларга чыкты

2 мартта Казанның Ирек мәйданында Татарстан республикасын һәм президентлык иниститутын яклау митингы үтте. ТИҮ оештырган чарада йөзгә якын кеше катнашты.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган митинг Коръән уку белән башланды. Ленин һәйкәле янында үткән митингта “Референдум нигезендә кабул ителгән 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтарырга!”, “Татарстан – Суверенное государство, субъект международного права”, “Стратеги” Путина, руки прочь от Татарстана!”, “Г-жа Матвиенко! Не вам решать, как называть главу государства Татарстан!” дигән һәм башка шигарләр күтәрелде. Шигарләрнең күпчелеге урыс телендә язылган булуы игътибарны җәлеп итте.

Митингта иң беренче сүз тарихчы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага бирелде.

Ул үз чыгышын 2012 елның декабрендә кабул ителгән һәм Русия президенты Владимир Путин кул куеп гамәлгә кергән Русиянең милли стратегиясе документын аңлатып башлады. Һәм бу стратегия документының татарлар өчен куркыныч булган урыннарына тукталды.

“Без соңгы елларда татар мәктәпләрен, мәчетләрне, мөселманнарны яклап урамнарда җыеннар уздырып килдек. Без чигенә-чигенә, аларны бирә-бирә инде шушы чиккә килеп җиттек. Бүген исә Татарстанны яклап бу митингка чыктык. Хәзер куркыныч мәктәпләргә, мәчетләргә генә түгел Татарстан республикасына да яный. Әмма без Татарстан президентын яклап чыкмадык. Без Татарстан президенты институтын яклап җыелдык. Чөнки бу безнең Конституциядә язылган һәм без үзебезнең Конституциябезне яклап чыктык. Кирәк икән, без Татарстан президентының үзен дә якларбыз, без аны дошманга бирергә тиеш түгелбез. Авыр вакытта без бер-беребезне якларга тиешбез. Шуңа күрә без Татарстан бәйсез дәүләт булсын дибез, шуңа күрә без Татарстанның үз президенты булсын, аны халык сайлап куйсын дибез. Шуңа күрә без бүген урамнарга чыктык”, дип белдерде ул.

Фәүзия Бәйрәмованың бу сүзләренә мәйданга җыелган халык бертавыштан “азатлык, азатлык”, дип кычкырып җавап бирде.

Бәйрәмованың чыгышыннан соң ТИҮ вәкилләре Рәүф Ибраһимов, Рәфис Кашапов һәм башкалар да сүз алды. Алар да Татарстан республикасы, Татарстан президенты атамасын яклап чыгыш ясады.

Көн салкынча һәм җилле булуга карамастан митингка йөзгә якын кеше җыелган иде. Шигарләр янында төрле байраклар да җилфердәп торды. Аның каравы, башка митинг-пикетларда берән-сәрән генә булса да күзгә чалынган радио-телевидение журналистларын бу митингта бөтенләй күреп булмады.

Чарага килүчеләр мәйданга полициянең “Рысь” махсус бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп кертелде. Җыелыш барышында бу митингка Түбән Кама, Чаллы, Алабугадан да татар милли хәрәкәте вәкилләренең килүе әйтелде.

Бераз соңарып башланган, әмма билгеләнгән вакытында тәмамланган митингта тәртип бозу очраклары күзәтелмәде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз.
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org
http://www.azatliq.org/content/article/24917630.html

Комментариев нет: