понедельник, 1 сентября 2014 г.

Казанда активистлар суверенитет декларациясен искә алды

30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге игълан ителгән көнне ТИҮ Казанда пикет оештырды. "Tatarnıñ dәwlәte bulgan hem bulaçaq!", дигән исем астында үткән пикетта Татарстанның шул вакыттагы суверенитет турындагы декларациясенең, референдумының, конституциясенең кире кайтарылуы таләп ителде.
Пикетта Татарстан байраклары белән бергә латин телендә ак тукымага яшел төстә язылган "Татарның дәүләте булган һәм булачак!", дигән шигарь күтәрелде. Шулай ук, "30 август – бәйсезлек көне", "30 август 1990 ел. Без дәүләтебезне төзи башладык! Җиңәрбез иншалла" дигән шигарьләрне дә күреп булды.
Пикетны оештырган ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт Азатлык сорауларын җаваплап, Татарстан заманында бар дөньяга үзен бәйсез һәм суверен дәүләт итеп танытмакчы булган иде. Халык шулай дигән иде. Ләкин бу теләкләрнең башын кырау сукты. Без хәзер монда шул теләкләрне искә төшереп чыктык, дип белдерде.
"Без бу пикетта Татарстанның шул вакыттагы суверенитет турындагы декларациясенең, референдумының, конституциясенең кире кайтарылуын таләп итәбез. Ләкин дәүләт башында император дигән Путин утырган вакытта берни дә эшләп булмый. Әмма барыбер хәрәкәт итәргә кирәк. Хәрәкәттә бәрәкәт. Тамчы таш яра. Бәлки Путин да акылга килер. Русиядә безне тыңлаучы юк. Безгә халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки Русиядә дер калтырап куркып торалар. Әнә Татар иҗтимагый үзәгенә дә ярдәм итү түгел, сәлам бирергә дә куркалар", дип әйтте Галишан Нуриәхмәт.

Пикетта катнашкан шагыйрә Нәҗибә Сафина да Татарстанның мөстәкыйль, суверен дәүләт булуын таләп итеп әлеге чарага чыгуын белдерде.

"Татар халкының мөстәкыйльлеккә хокукы бар. Әмма кылычка каршы кул белән, тилегә каршы сүз белән сугышу мөмкин түгел. Русия империясенең бөтен эше фәкать көч белән, корал белән халыкларны буйсындыру. Әгәр безнең милли мәгариф системыбыз юк икән, димәк татар халкының киләчәге дә юк дигән сүз. Безгә тиз арада үзебезнең милли мәгариф системыбызны кире кайтарырга кирәк. Безгә татар матбугатын үз урынына күтәрергә кирәк. Хәрәкәт итү дигәндә, үз депутатларыбыздан, үз президентыбыздан үз дәүләтебезне, үз мөстәкыйльлегебезне кире кайтаруларын таләп итүне күздә тотам", дип әйтте шагыйрә Нәҗибә Сафина.

Казанның Тукай һәйкәле янында бер сәгатькә якын барган пикет тыныч узды. Мөстәкыйльлек бәйрәменә баручылар һәм аннан кайтучыларның күпчелеге пикетчылар белән теләктәш булуларын бәян итте.
Камал театры янында бу көнне "Уйнагыз гармуннар" бәйрәме узды.

Комментариев нет: