четверг, 15 мая 2014 г.

Кырымтатар мәҗлесе

18 май кырымтатар халкының Сталин фәрманы белән сөргенгә куылуына 70 ел тула. Бу уңайдан Кырымтатар мәҗлесе төрле чаралар оештыра. Мәҗлес турында кыскача белешмә тәкъдим итәбез.
Кырымтатарларның Үзәк Азиядән ватаннарына кайта башлаганда ук оешкан Мәҗлеснең дистәләрчә ел хакимиятләр белән мөнәсәбәте катлаулы булды. Оешманың төп максаты - Совет дәүләтенең татарларны сөргенгә куу карары нәтиҗәсендә бөтен бер милләткә булган зыянны бетерү, тарихи ватаннарында милли һәм сәяси хокукларын торгызу. 

Мәҗлесне биш елга бер җыелган Корылтай делегатлары сайлый. Мәҗлес кырымтатарлар карашын Кырым һәм Украина хөкүмәте, халыкара оешмаларга җиткерә.

1991 елда нигез салынган бу оешма 1999 елда гына президент фәрманы нигезендә рәсми танылды. Кырымның төрле шәһәр һәм районнарда җирле мәҗлесләр эшли. Урындагы мәҗлесләр һәм Акмәчеттәге төп оешма җир бүлү мәсьәләләре, татар мәктәпләре, ана телен укыту, мәчетләр төзелеше кебек эшләр белән мәшгуль.

2010 елда президент Янукович Мәҗлесне рәсми Киев контроленә алырга тырышлык ясады. Корылтай һәм Мәҗлес Янукович тәкъдим иткән депутатлар белән эшләүдән баш тартты.

Кырымтатарларны "төп халык" һәм Мәҗлесне аның "төп рәсми оешмасы" итеп танучы канунны Украина Югары радасы 2014 елның 20 мартында гына кабул итте. Кырым инде Русия тарафыннан аннексияләнгән иде.

  
Рифат ЧубаровРифат Чубаров
"Кырымтатарлар ватаннарына кайта башлаганнан бирле үзләренең бу җиргә хокуклары турында гына түгел, Кырымның киләчәк статусы турында да ачык итеп таләпләр куйды. Татарлар Кырымның башта Советлар Берлеге, соңыннан Украинада үзенең милли-территориаль статусы булуын теләде", диде Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров.

Сөрген фаҗигасе кырымтатарларны берләштерде. Мәҗлес урамнар тутырып дистәләгән мең кешене җыеннарга чыгарырга сәләтле. Мәҗлес карары белән кырымтатарлар 16 март узган референдумда катнашмады. Мәҗлесне 1991-2013 елларда җитәкләгән һәм әле дә милләтнең юлбашчысы саналган Мостафа Җәмилевне башта Мәскәүдән, соңыннан чик буеннан Кырымга кертелмичә кире борып җибәрелгәненә протест белдерергә меңләгән кеше җыелды.

18 май кырымтатарлар сөргеннең 70 еллыгын искә ала. 1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан Үзбәкстанга күчерү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән сөрелә.

Комментариев нет: