среда, 28 мая 2014 г.

Гүзәл Бакчасарайның тарих сәхифәләре

    Гүзәл Бакчасарайның тарих сәхифәләре
фото: vkrimu.org
Заманында төрле халыкларны һәм диннәрне сыендырган ярымутрауда бүген кайда бассаң – шунда тарихи һәйкәлгә юлыгасың. Шулай да Кырым җиренең иң кыйммәтле бизәге – ул Хан сарае – кырым татарларының изге урыны. Шанлы дәверләр кичкән ханнар шәһәре – Бакчасарай – үзенең күккә ашкан мәчет манаралары, алтын фонтаннары, гөлбакчалары белән безнең хәтерләрне гасырлар эчендә югалудан саклый.

Бакчасарай яклары – Алтын Урда һәм аннан соңгы ханлыклар чорында сәяси һәм икътисади яктан үсеш алып, һөнәрчелек һәм сәүдәгәрлек гөрләп торган төбәкләрнең берсе. Сер түгел, 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, борынгы калабыз җир белән тигезләнә. Шунлыктанмы, нәкъ менә Бакчасарайны күргәч, үткән тарих пәрдәсе ачылгандай була. Казан ханлыгының соңгы көннәре Кырым ханлыгының Гәрәйләр нәселе белән бәйле. Сәхип-Гәрәй, Сафа-Гәрәй – Казан белән идарә иткән ханнар, Казан тәхете варисы – Үтәмеш-Гәрәй, Казан ханлыгы яуланганда, биш яшендә була... Казан ханлыгы чорын сурәтләгәндә рәссам һәм язучыларыбыз әле дә иң элек Кырымга юл тота.


Кара диңгездән 20 чакрым ераклыкта, таулар белән дала кисешкән җирдә урнашкан Бакчасарай шәһәрендәге Хан сараена шул ук Сәхип–Гәрәй хан 1532 елда нигез салган. Ул Бакчасарайда Истанбул солтаннарыныкына сынатмаслык, мәшһүр бина төзергә карар кылган. Бакчасарай шәһәренең дә елъязмасы шушы вакыттан исәпләнә башлый. Әлбәттә, ханнарның яңа башкаласы урнашкан Черек–Су елгасы буйлары аңа кадәр дә ике гасырга якын бу төбәкнең идарә һәм мәдәният үзәге булып торган. Кырк-Ер, Салачык, Эски-Юрт кебек бистәләр төрле тарихи чорда Кырымның көньяк-көнбатышында оешкан дәүләтчелекләрнең башкаласы яки әһәмиятле үзәге ролен үтәгән. Әлеге бистәләр бүген инде Бакчасарай чигенә кереп, бер шәһәрне тәшкил итә. Туристларны алар урта гасыр кыя-шәһәр хәрабәләре, борынгы монастырьләре белән җәлеп итә.

Тарихтан билгеле: Кырымның киләчәген хәл иткән үзгәрешләр XIII гасырның беренче яртысына карый – Чыңгызханның улы Җучи гаскәрләре Кара диңгез буендагы кыпчак ханнарын буйсындыра. Бу чорда ярымутрауга монголлар белән бергә башка төрки халыклар да күченә. Кырымның җирле төрки телле этносы – соңгы 70 елда газапларга дучар ителгән кырым татар халкы шулай формалаша.

Кырым ханлыгы мөстәкыйльлеккә исә хакимият дилбегәсе Чыңгызхан нәселеннән чыккан Хаҗи–Гәрәй кулларына күчкәч ирешә. Ә аның улы, Алтын Урда ханын юк иткәч, Кырымга гына түгел, бөтен империягә баш булырга – хаканлык дәрәҗәсе турында хыялланган Мәңле–Гәрәй хан үз исеменә әтисенең дә исемен өстәп, Кырым ханнары династиясен башлап җибәрә.


Хан сарае – Гәрәйләр нәселенең гасырларга калган истәлеге. Бу нәселдә барлыгы 48 хан һәм берничә дистә шаһзадә исәпләнелә. Гәрәйләр арасында чират сакланган: тәхеттә утырган ханның соңгы ике кече бертуган энесенә, аннан соң гына хан улларына өстенлек бирелгән. Тәхеткә килгән һәр хан Бакчасарайда яңа бина төзегән. Әйтик, Дәүләт–Гәрәй чорында тәүге хан төрбәсе пәйда булган, Ислам–Гәрәй зур җыеннар өчен бүлмә ачкан, Каплан–Гәрәй тәһарәтләнү өчен Алтын фонтан ясатып, үз исемен мәңгеләштергән, Сәламәт–Гәрәй рус гаскәрләре һөҗүменнән соң янган Олы Хан мәчетен торгызган. Арслан–Гәрәй мәчет янында мәдрәсә ачкан. Кырым–Гәрәй хан Диләрә бикәч төрбәсен, “Күз яшьләре фонтаны”н төзеткән. Ә менә Кырымның соңгы ханы Шаһин–Гәрәй хан Кырым башкаласын Бакчасарайдан Кефегә (хәзерге Феодосия шәһәренә) күчерергә теләгән.

Гүзәллекнең шәүләсе генә калган

Рус империясе чорында Бакчасарайның Хан сарае Эчке эшләр министрлыгы карамагына тапшырыла. Императорның гаиләсе һәм туганнары еш кына биредә тукталган. Шуңа күрә дә хан сараеның ишекләре гади кешеләр өчен ябык торган. Февраль революциясеннән соң Хан сарае музейга әйләндерелә.

Әмма бүген безнең күз алдында – үткәндәге гүзәллекләрнең шәүләсе генә. Музей хезмәткәрләре сөйләвенчә, бигрәк тә XIX гасырда башкарылган “төзекләндерү” эшләре Хан сараена зур зыян салган. Әби патша Екатерина IIне каршы алырга әзерләнгәндә, ул чактагы хуҗалар Хан сараеның эчке бүлмәләрен зәвыксыз рәвештә “Ауропа” стиленә үзгәртергә маташкан. Кайбер иске биналар, төзекләндерер урынга, гомумән, сүтеп ташланган. Дүрт хәрәмнең өчесе нәкъ менә шул вакытларда юкка чыккан. Кышкы сарай, зур мунча комплексы һәм башка биналарның да язмышы аянычлы тәмамлана. Тарихи һәйкәлләргә вәхшиләрчә мөнәсәбәт XX гасырда да дәвам итә. Нәтиҗәдә, сарай комплексының мәйданы 18 гектардан 4 гектарга кала. Фәнни яктан нигезләнгән төзекләндерү эшләре бары тик 1960 еллардан гына башлана.


Хан сарае – шәһәр эчендәге кечкенә шәһәр. Хәзерге вакытта Хан сараенда Төньяк капка, сарай мәйданы, каравылчылар йорты, Олы Хан мәчете, Сара-Гүзәл мунчасы, Хан зираты, ат абзары, Диләрә бикәч төрбәсе, фарсы бакчасы, илче бакчасы, хәрәм, аш-су йорты һәм төп бина сакланып калган. Соңгысы – Диван залын, җәйге чатырны, Кече Хан мәчетен, алтын фонтан, “Күз яшьләре фонтаны”н һәм торак бүлмәләрләрне үз эченә ала.

Агач-куаклар белән ышыкланган сарай мәйданы, мәсәлән, ханнар чорында ап-ачык торган, биредә төрле тантаналар үткәрелгән, дип сөйлиләр. Хан сараендагы хатын-кызлар – әниләр, кияүгә чыкмаган сеңелләр, хан кызлары һәм хатын-кыз хезмәтчеләр – хәрәм йортында көн күргән. Кырым тәхетенең варислары да җиде яшькәчә әниләре янында яшәгән. Бөтен кырым хакимнәре дә шәригать кануннары буенча дүрт хатын алу хокукыннан файдаланмаган икән. Тарихчылар Кырым ханнарының кәнизәкләр тотуы турында мәгълүматларны сирәк очрата. Ә хатынлыкка ханнар абруйлы кырымтатар яки ногай гаиләләреннән кыз сайлаган,  XVI гасыр азагында черкәс кызларына да күз төшергәләгәннәр. Ханнарның фамилиясен йөрткән кызларны шулай ук кырымтатар яки ногай морзаларына, кайвакыт төрек солтаннарына кияүгә озатканнар.

Олы Хан мәчете янындагы бакчада әле дә хан зиратын күрергә мөмкин. Ханнар чорында зиратны махсус билгеләнгән кешеләр карап, чистартып торган, мәрхүмнәр рухына догалар укыган. Биредә тугыз Кырым ханының һәм Гәрәйләр нәселеннән булган кырык биш кешенең кабере бар. Әмма инде истәлек ташларының күпчелеге юкка чыккан. Кырымда ханнар күмелгән мондый урыннар берничә. Мәгълүм ки, кайберәүләр туган илләреннән читтә – Төркиядә, Грециядә, Россиядә, Көньяк Украинада җирләнгән.


Шунысы бар: Хан сарае ханнарның шәхси биләмәсе түгел, ул – Гәрәйләрнең идарә йорты булган. Шуңа күрә яңа хан тәхеткә утыргач кына Бакчасарайда яшәгән. Идарә хокукы тәмамлангач, милкен, гаиләсен һәм хезмәтчеләрен җыеп, шәхси биләмәләренә чыгып киткән. Гадәттә, хан нәселендәге затлар Болгариядә һәм Родос утравында төпләнгән. Хан нәселе күренекле шәхесләргә бай булган. Гәрәйләр арасында батыр сугышчыларны, бөек реформаторлар, акыллы имамнар, шагыйрьләр, тарихчылар, дәрвишләр, сәүдәгәрләрне дә очратырга мөмкин. Кырым ханлыгы мөстәкыйльлеген югалткач, бу нәсел вәкилләре Төркиягә һәм аннан инде башка илләргә китә.

Кырым тәхетенең варисы Җәззәр–Гәрәй хәзерге вакытта Лондонда яши, ул бабаларының җирен 1995 елда кайтып күргән, диләр.

Лилия ГАДЕЛШИНА

Комментариев нет: