суббота, 17 мая 2014 г.

Якшәмбе Чаллыда кырымтатарларны яклау җыены узачак

Чаллы ТИҮенең 5 май узган утырышында 18 майда Кырым татарларын туган илләреннән сөрүнең 70 еллыгы уңаеннан урам җыены уздыру турында карар кабул ителгән иде. Зур тырышлыклар куеп хакимяткә, полициягә рәсми хатлар тапшырылганнан соң, Чаллының Җиңү паркында бу чараны уздыруга рөхсәт бирелгән. Бу турыда Азатлыкка Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов хәбәр итте. "Әлегә каршылык сизелми, алга таба ничек булыр, билгесез”, диде ул. http://www.azatliq.org/archive/news/20140517/570/570.html?id=25388643

Комментариев нет: