пятница, 30 мая 2014 г.

Габденнасыйр әл Курсави авылында яңа мәчет ачыла

  • Габденнасыйр әл Курсави авылында яңа мәчет ачыла
фото: islam.ru
31 майда Арча районы Урта Курса авылында «Мөхәммәд Вафа» мәчетенең тантаналы ачылышы була. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Бәйрәмгә 180 кунак килергә җыена. Алар арасында дин эшлеклеләре, Төркиянең Татарстандагы илчесе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, район башлыклары булыр, дип көтелә. Шулай ук тантаналы ачылышта хәдисләр җыентыгы да тәкъдим ителәчәк. «Мөхәммәд Вафа» мәчете ике ел ярым төзелгән.

Арча районы атаклы татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр әл Курсави исеме белән дә тыгыз бәйләнгән. Курсави 1776 елда Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Аның әнисе - Миһербан бинте Әмин бине Мансур һәм әтисе Ибраһим Максабаш авылында туган.

Булачак галим башлангыч белемне Мәчкәрәдәге (Кукмара төбәге) Мөхәммәдрәхим ахуннан ала. Соңыннан Бохарага барып, Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсендә укый. Аннан кайткач Мәчкәрәдәге җизнәсе һәм аның уллары Гобәйдулла, Муса һәм Мөхәммәтҗан ярдәмендә зур мәдрәсә салдырып, анда укыта башлый. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазифаларын да башкара.

1808 елда Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага бара һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлый. Аның фикерләре консерватив Бохара руханиларының ярсулы каршылыгына очрый, ләкин соңгылары иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барга н ачык бәхәсләрдә җиңеләләр. Карашлары өчен оештырылган эзәрлекләүләрдән качып, 1776 елда ватанына кайтып китә.

1812 елда ул Хаҗга дип чыгып китә, юлда барышлый ваба чире белән авырып Истанбулда вафат була һәм "Өскедар" зиратында күмелә.

Быел Арча районың Югары Курса авылында да борынгы мәчет яңартылып үз ишекләрен ачачак.

Комментариев нет: