суббота, 24 мая 2014 г.

Печән базарына быел Уку паркы өстәлде

23 май Татар бистәсендә көн дәвамында Печән базары ярминкәсе булды. Оештыручылар әйтүенчә, чарада ике меңнән артык кеше катнашкан.
Узган елда Печән базарына дресскод бар иде, ягъни ярминкәгә килүчеләр тоташ милли киемнән булмаса да, кыяфәтендә нинди дә булса элемент булдырырга тиеш иде. Катнашучыларның күбесе оештыручыларның теләген истә тоткан: бәби итәкле, читек-кәвеш кигән, зәркән белән бизәлгән ханым-туташлар күп иде. Милли атрибутикасы булмаганнарга кызлар-егетләр кәгазьдән калфак белән түбәтәйләр таратты. Алары Казанның татар тормышы турында хәбәрдар булганнарга эләкте. Кызлар-егетләр «Аң» газетасын тараттылар. 
Печән базарында 40тан артык кул осталары, җитештерүчеләр катнашты. Алар арасында зәркән ясаучылар, читек тегүчеләр, икмәк пешерүчеләр, сөлге тукучылар, чигүчеләр дә бар иде. Аларның күбесе Печән базарын ишетеп, оештыручыларга үзләре мөрәҗәгать иткән. Печән базарын Sunday up market проекты белән чагыштыручылар бар, әмма Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин бу фикер белән килешми. "Печән базарының эчтәлеге тулысыныча милли. Биредә эшмәкәрләргә үз тауарларын сатарга шартлар булдырыла, өстәлләр, урындыкларны куябыз һәм алардан аренда өчен акча алынмый", ди ул.
Чүпрәсез икмәк җитештереп танылып барган эшмәкәр Фәрит Шәрәпов ике кап тутырып икмәк алып килгән, икмәге 50 сум торса да, "ә" дигәнче барысы да сатылган. Читекләр тегүче Илдар Шәйхетдинов та сөенечен яшерә алмады, күп тауарлар сатылып бетте, диде. Чәй ризыкларын үзләре пешереп килгән ШТК кызлары-егетләре дә барлык чыгымнар да капланды, кереме дә булды, дип әйттеләр.
 
  • Печән базары ярминкәсе

Быелгы Печән базарының үзенчәлеге - биредә Уку паркы булдырылуы. Кабан күле янында татар китапларыннан торган киштә булдырылган иде. Биредә сукырлар өчен дә китаплар табып була иде. Китапларын Милли китапханә дә тәкъдим иткән. Татарча bookcrossing чарасында теләгән кеше катнашты, китапларын алмаштырып калдыручылар да табылды. Язучылар Рабит Батулла, Халисә Ширмән, Нәҗибә Сафина да чыгыш ясады.
Печән базарында татар интернеты белгече Азат Сәйфетдинов та бар иде. "Бер урында милли ризыклар, кул эшләнмәләре белән бергә татар китабы да булуы сөендерде. Элек тә сату-алу урынында тамаша да кылынган, шигыре дә укылган. Монда да, бушка дисәң дә була, китап тараттылар. Телисең икән, чирәмгә ятып укы. Күңелле бит! Татарстан милли китапханәсе киштәсе бар иде, татарга кагылышлы сорауга җавап бирсәң, бушка үзеңә китап сайлап алырга була. Таһир Тайсин исемле кешене очраттым, төрле борынгы китаплары бар иде, латин графикалы "Әлифба" китабын сатып алдым. Каюм Насыйри урамы һаман да җәяүлеләр өчен генә эшләмәгән икән, сирәк булса да машина уза. Букинистлар җыела торган урын булса, яхшы булыр иде", диде ул.
Яшь галим Әлфрид Бустанов бу чарада беренче тапкыр катнаша. Ул, Нидерланд дәүләтендә Патшабикә көне уза, анда да кул эшләнмәләре сатыла, туристлар бик күп килә, ди. "Печән базарында танышларымны күрермен дип уйлаган идем, ләкин алар килмәгән. Кеше әле өйрәнмәгән. Киләсе елларда ул гадәткә кереп дип уйлыйм", диде ул. Галим уку паркында борынгы кулъязмалар турында лекция укыды.http://www.azatliq.org/content/article/25396176.html


Комментариев нет: