понедельник, 12 мая 2014 г.

Тукай эзләре буенча сәяхәткә

    Тукай эзләре буенча сәяхәткә
Казанның Габдулла Тукай әдәби музее “Шагыйрьнең бишеге” дип исемләнгән яңа экскурсия маршруты булдырды. Бөек татар шагыйре белән бәйле урыннарны үз күзләре белән күрергә теләүчеләрне Татарстан районнары буйлап сәяхәткә чакыралар.

Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына кагылышлы мәгълүматлар белән шагыйрьнең Казандагы әдәби музеенда, Арча районының Кырлай авылында урнашкан мемориаль музей комплексында танышырга мөмкин. Яңа экскурсия туры шушы музейларның барысын берьюлы күрергә мөмкинлек бирә. Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина сөйләгәнчә, Тукай исеме белән бәйле урыннар Казанда һәм Арчада гына түгел, Татарстанның башка районнарында да бар. Шуңа күрә әлеге экскурсия маршруты белән сәяхәткә чыкканда Тукай аягы баскан башка бик күп кызыклы урыннарны да күреп булачак.


Экскурсия сигез сәгатькә исәпләнгән. Иртә белән Казандагы Тукай әдәби музее экспозициясен карап чыккач, автобус туристларны Әтнә районына алып китәчәк. Экскурсовод юлда очраган авылларның тарихы турында да сөйләп барачак. Әйтик, Биектау районының Өбрә авылы яныннан узганда туристлар татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тамырлары шушы авылдан икәнен беләчәк. Кечкенә Сәйдәшкә Тукайның зур музыкаль киләчәк юраганы билгеле..

Әтнә ягына Тукай 1907 елның көзендә солдатка каралырга кайта. Мәгълүм булганча, 1895 елда Уральскига, әтисенең бертуганы – Газизә Госманова гаиләсенә яшәргә җибәрелгән Габдулла янә Казанга 1907 елда гына, һәм инде танылган шагыйрь булып әйләнеп кайта. Биредә ул “Болгар” номерларының өченче катында, Кабан күленә таба карап торган почмактагы өченче тәрәзә, 40нчы бүлмәгә урнаша. “Болгар” номеры Тукайның иң озак яшәгән урыны.

10 октябрьдән соң ул солдат хезмәтенә каралу өчен туган авылы Кушлавычка юл тота. Каенсар, Кырлай авылларында да туктала. Каенсар авылында яшәүче Саҗидә апасының, Югары Масра авылында әтисе белән бертуган Файзә әбиләрнең хәлен белешә. Башта солдат хезмәтенә каралу өчен чират җирәбәсен Олы Әтнәдә ала. Аннан соң Олы Мәңгәр авылында Габделвәли исемле туганнарына барып, ике-өч көн кунак була. Буйга кечкенә һәм чандыр гәүдәле, бер күзенә әзрәк ак төшкән Тукай солдатка каралу бүлмәсеннән ак билет алып чыга. Шулай итеп, Олы Әтнәдә ул солдатка алынудан азат ителә.


Әтнәдә туристларны “Әтнә туган якны өйрәнү музее”нда каршы алачаклар. Бу музей Гатаулла бай йортында урнашкан. 19 гасыр башында төзелгән мәһабәт йорт республика дәрәҗәсендә әһәмияткә ия шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле һәм, гомумән, Әтнәнең символы булып тора. Татар агач архитектура үрнәге итеп, бу йортның макеты Татарстан Милли музее экспозициясендә дә куелган.

Электән Олы Әтнә байлар авылы саналган. Ул замандагы байлардан бүген шушы икенче гильдия сәүдәгәре Гатаулла Даутов йорты сакланып калган. Аның таштан салынган кибетләре дә булган. Ул мануфактура һәм бакалея товарлары белән сәүдә иткән. Авыл халкына бик ярдәмчел, уңышлы сәүдәдән соң кеременең бер өлешен ярлыларга өләшә торган булган дип тә сөйлиләр.


Әтнә музеенең этнографик материаллары белән танышып, Әтнә хуҗабикәләре пешергән баллы бәлештән авыз иткәч, туристлар Арча районының Кушлавыч авылына китәчәк. Мәгълүм булганча, шагыйрьнең туган авылында Тукаевлар гаиләсе музей-йорты эшли. Аның янәшәсендә Тукай һәйкәле куелган. Авыл мәчете Тукайның әтисе имам булып торган элеккеге мәчет нигезендә төзелгән. Тукайның әтисе шушы авылның зиратында җирләнгән...


Кушлавычтан соң туристларны данлыклы Кырлай көтә. Әле апрель аенда гына Кырлай авылындагы Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган мемориаль музей-комплексына җитәкче итеп элек биредә эшләп киткән Дамир Абдуллин билгеләнде. Аның сүзләренчә, быел бөтен көч Сәгъди абзый йортын төзекләндерүгә тотылачак. Кечкенә Тукай 1892-1895 елларда Кырлайда Сәгъди абзый гаиләсендә яшәгән йорт яңадан торгызылып, электән музей рәвешендә эшли, ләкин аңа күптән инде ремонт таләп ителә.


Кырлайда туристларны “Кырлай” ресторанында тәмле төшке аш белән сыйлагач, моннан 38 ел элек сынчы Бакый Урманче проекты буенча төзелгән мемориаль музей экспозицияләре белән таныштырачаклар. Кичке якта автобус янә Казанга әйләнеп кайтачак.

Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары

Комментариев нет: