фото: yusupov-palace.ru
Татарстан раеспубликасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда “Кенәз Йосыповлар. Нәсел-ыру тарихы” күргәзмәсе эшли.
Экспозиция кенәз Йосыповларның Мәскәү арты утары булган “Архангельское” Дәүләт музееннан китерелгән 180 тарихи предметы, сәнгать эше һәм документы тәкъдим итә. Биредә Россиянең сәяси һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән төрки тамырлы гаиләнең тарихы турында бәян ителә.
Йосыповлар нәселенең Казан белән бәйләнеше Казан ханбикәсе – Йосыф морза кызы Сөембикә аша күренә. Сөембикәнең бүгенге көнгә кадәр сакланган, 17 гасырда билгесез рәссам ясаган “Сөембикә ханбикә улы Утәмеш белән” рәсеменең төп нөсхәсе дә күргәзмәгә килүчеләр игътибарына тәкъдим ителде.
16-17 гасырларның вакыйгалары нәтиҗәсендә Ногай Урдасы илбашы Идегәй Мәнгыйтнең нәселеннән булган Йосыфның буыннары Русия мәмләкәтенең гражданнарына әверелә. Петр I чорыннан башлап Йосыповлар – Россиянең иң абруйлы нәселләрдән санала. Йосыповлар дәүләт эшендә дәрәҗәләргә ирешеп кенә калмыйча, коллекцияләр җыюда һәвәскәрлек һәм меценатлык белән дан казана. Аларның коллекцияләрендә Европа сәнгатенең шедеврлары, китап басу үрнәкләре җыела, алар әйләнәсендә тупланган җәмгыять үз заманының театр һәм музыка мәдәниятенең үрнәкләре белән таныша.
Йосыповларның һәр нәселендә сәләтле шәхесләр туа, алар Россия тарихында зур эз калдыра. Йосыповлар белән бәйле хәйкәлләр һәм коллекцияләр бүген илебез мәдәни мирасының алтын фондына керә, ә бу нәселнең тарихы күп кенә ватандашларыбызның игътибарын җәлеп итә.
Күргәзмә 2014 елда Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы булып игълан ителү уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Комментариев нет:
Отправить комментарий