пятница, 16 мая 2014 г.

Патриотизмсыз патриотизм

Әле кичә генә күмерләре белән бөтен Союзны тәэмин итеп торган Донбасс бар иде. Бүген инде Союзы да юк, хәзер Донбасның да ни икәнен аңламассың. Донбасс «Донрес»ка әйләнде. Узган якшәмбедә үткәнреферендумда катнашучыларның 90 процент тирәсе Донбассныңбәйсезлеген хуплавын белдерде. Сайлау комиссияләре халыкның 70 проценты референдумда катнашты ди. Сайлау участокларына Украина бөтенлеген яклаучылар бармады, әүзләрен Русия гражданнары итеп күрергә теләүчеләр берничә тапкыр кереп тавыш бирә ала иде. Сайлаулар буенча хәрамләшү Русия өчен дәяңалык түгел, анысы, бездә демократик сайлауларга бик ерак әле. Әмма Донецк һәм Луганскида үткән референдум үзе бер абсурд театр-тамашаны хәтерләтте.
РУСИЯНЕ ЗУРАЙТЫРГА КИРӘКМЕ?
Мин бүген әлеге референдумның дөреслегенә шик белдереп, нидер аңлатып тормыйм. Бу референдумны беркайчан да беркем дә танымаячагына гына ишарәлим. Русия аның хаклыгын таныса, тагын бер кат дөньяда үзенең дәрәҗәсен сазлыкка батырачак икәнлеген дә чамалыйм. Путин моны аңлаган хәлдә, бу референдумны ашыгыч үткәрү файдага түгел дип аңлатып маташты, маташуын. Чөнки ачыктан ачык белдермәсә дә, аны санкцияләр, дөньяның Мәскәүгә нәфрәтле карашы борчымый калмыйдыр. Европа һәм Америка Кырымны «йотып» җибәрсә дә, Украинага тыкшынуыбызны, аның өлкәләрен Кырым мисалында үзебезгә кушуыбызны карап тормаячак. Аннан соң кирәк микән безгә өстәмә баш авыртулар. Кырым, ярар, анда безнең флот бар, ул стратегик әһәмияткә. Ә тәмам бөлгән Украина, иртәгәге көнен анык күзаллый алмаган ялангач Донбасс… Дөрестерме, юктырмы, матбугат Донбассны җинаятьчеләр төбәге дип шәрехли. 90нчы елларда Русиядәге кебек үк, монда да криминал чәчәк атты. Бүген теге яктан да, бу яктан да мәйданнарга чыгучы сәясәтчеләрнең күпчелеге суд, төрмә төшенчәләрен ишетеп кенә белми. Бик күпләрнең шкафларында корал саклана. Биредә яшәүче халык үзләре дә ни булганны аңламый. Киев бер төрле сөйли, Русия икенче төрле.
ИМИНЛЕК ӘЛЕ ГЕНӘ КҮРЕНМИ
Ярар, референдум да үтте ди, Донбасс мөстәкыйль республика да булсын… Әмма алга таба ничек яшәргә? Украинаның яңа хакимияте сөйләшүләр алып барырга уйлап та карамый. Киев бу референдум бернинди юридик мәгънәгә ия түгел, ә аны оештыручыларны җинаять җаваплылыгы көтә, дип яный. Рәсми Киев белдерүләреннән күренгәнчә, референдумны кеше үтерүчеләр, кеше урлаучылар, җинаять җаваплылыгыннан качу өчен оештыра.
Күргәнегезчә, бернинди дипломатиягә дә ишарә юк. Димәк, диалог якын киләчәктә күренми. Ә диалогсыз иминлек булдырып буламы? Хәер бүген Украина хакимиятенә килгәннәр дә, нәкъ менә шушы көч куллану, ультиматум ысулы белән тәхеткә менделәр түгелме?! Мәйданга чыккан очракта да, Янукович хакимияте белән диалогка кереп, Украинада демократик сайлаулар аша канунлы хакимлек тәэмин итеп була иде, юкса. Ул чагында Украина Кырымын да югалтмас иде. Болай дәвам итсә, дөнья картасында Украина дигән дәүләт тә тарихта гына калырга мөмкин, калса да, ул телгәләнеп бетәчәк.
НИ ҖИТМИ СӘЯСӘТЧЕЛӘРГӘ?
Украинадагы хәлләргә аптырыйм. Мине тагын да ныграк аптыратканы шул: рәсми Мәскәү дә, бу хәлләрне күрә торып, ыгы-зыгыны катлауландыруга өлеш кертә. Кырымны Русиягә кушу, якын илләрдә урысларның мәнфәгатен яклыйбыз, дип шигарьләр ыргыту Путинның абруен илебез эчендә күтәрде, күтәрүен. Тик озакка микән. Тагын берничә елдан бүген үзебезнең бик нык ялгышуыбызны аңларга туры килмәгәе. Әле без Кавказны гына туйдыра идек, инде исемлеккә Кырым да өстәлде. Әнә быел Кырым бюджетына ярдәм итәргә Русия казнасыннан 55,4 миллиард сум билгеләнгән инде. Русия акчасы нигездә пенсияләр, хезмәт хаклары түләр өчен тотылачак, дип белдерде Премьер-министр Д.Медведев. Игътибар итегез, Кырым төбәгендә промышленностьны, аграр секторны аякка бастыру өчен түгел, ә кырымлыларны ашату өчен. Кырымга тәгаенләнгән акча күбрәк тә булырга мөмкин әле. Путин 100 миллиард турында да әйткән иде.
Кырым бу акчаларны нәтиҗәле файдалана алса, төбәк аягына басып, Русиянең үзендә дә бик аз калган донорлар исемлегенә керергә омтылса, бик яхшы, билгеле. Тик ул эшләмичә ашап ятучыга гына әйләнмәгәе. Бездә андый төбәк бар инде. Мәскәүдән бирелгән акча хисабына типтереп купшы яшәүче Рамзан Кадыйров патшалыгы, мәсәлән. Путин үзенең үги улына акча жәлләми. Тегесе үги әтисенә лояльлек белән түли. Шуңа күрә генә бүген Кавказ тыныч, Русиянең бөтенлеге өчен тырышып яши. Мәскәүдән акча агымы тукталса, шунда ук мөстәкыйльлек уе көчәячәк.
РУСИЯДӘ ПРОТЕСТ АКЦИЯЛӘРЕ ТЫЕЛА
Кыскасы, Русия әле якын киләчәктә тыныч, имин, эшлекле тормыш атмосферасына чума алмаячак. Мәскәүдәге Сазлык мәйданындагы чуалышларга ике ел булса да, анда катнашучылар төрле уйдырмалар табып хөкем ителсә дә, протест җиңелми ул. 2012нче елның 6нчы маенда үткән митингта провокация корбаннары бүген җәза үти. Инде митинглар үткәрү гомумән, катлаулы. Җәзалары да котчыккыч дәрәҗәгә җиткерелде. Дәүләт кулындагы Путин бүләкләгән яшерен исемлектәге журналистлар эшләгән пропаганда машинасы да халыкны ышандыра алды: әйе, мәйданга чыгучылар фашистлар, көймәне чайкалдыручылар… Тик пропаганда машинасы да берәр вакыт ватылыр. Бездә патриотизмны әлегә шушы машина тәрбияли.
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ
9 майда Путин да патриотизм турында сөйләде. Хәер, без бу көнне аның турында авыз тутырып сөйли алабыз. Моңа хакыбыз, сәбәбе дә бар. Әмма Җиңү көне үтте. Мин урамда чүп савытлары янында аунап ятучы Георгий тасмаларын күрәм. Ул тасмаларны кемдер автомобильнең тузанлы бамперына бәйләп куйган. Салютлар аттык, туплардан залплар бирдек. Кулларыбызга сыра шешәләре, аракы чәркәләре тотып «Ура» кычкырдык. Без патриотлар чөнки. Әмма салют караган салмыш, күзләре сөремләнгән тулы бер буын бу салютның ни өчен атылганын да, Бөек Җиңүнең ни бәрабәренә ирешелгәнен дә белми, ишетсә дә аңламый. Безнең ата-бабаларыбыз менә шушындый рухсыз, җансыз тормыш килсен өчен гомерләрен әрәм иткән, булып чыга. Без патриотлар, без булдырабыз. Әнә Кырымыбыз бар, әле Украинадан да берничә өлкә безгә килеп кушылыр. Беларусь урманында 3 ил президенты, шул исәптән Украинаныкы да мунча кереп, аракы эчеп утырып, тараттылар да Союзны, шул СССРны сатып эчкән Ельциннан мирас алып калган Путин хәзер территорияне яңадан җыю турында хыяллана. Тик поезд китте инде. Ул чагында да Союзны бөтенхалык референдумы яклады. Ул чакта Татарстан да мөстәкыйль республика булырга теләде. Әмма халык фикере фикер түгел иде. Хәзер дә шулай. Путин әйтсә генә хак әйтә, халык түгел…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментариев нет: