четверг, 29 мая 2014 г.

Вашингтонда бишенче тапкыр Сабантуй узды

Яшьләр активлыгы белән башлангыч алган Вашингтон Сабантуе быел да шул ук урында үтте. Алгонкиан паркына 200дән артык кеше җыелды
Сабантуй күренеше. Руслан Морадымов фотолары
Вашингтон Сабантуе кунаклары географиясе дә шактый киң: Оһайо, Массачусеттс, Төньяк Каролина, Вирджиния, Мэриленд, Пенсильвания, Нью Йорк, Нью Джерси, Вашингтон штатларыннан татарлар җыелды. 
 
Узган елдан аермалы буларак быел Сабантуйга Татарстаннан һәм Башкортстаннан артистлар чакырмаска булганнар. Былтыр бу чарада Айдар Галимов булып киткән иде. Быел фәкать җирле һәвәскәр артистлар гына чыгыш ясады. Шулар арасында Америка татарлары арасында шактый танылу алган Илмир Әхмәтҗанов, Айсылу Исмәгыйлева, Илнар Фатыйхов, Бостоннан “Бәйрәм” ансамбле бар. Шулай ук Сабантуйда беренче тапкыр чыгыш ясаучылар да бар: биюче Регина Исхакова һәм яшь җырчы Алия Фәйзуллина. Алия берничә ай элек Татарстаннан Америкага яшәргә күченгән. Әлегә Америкадан фәкать яхшы тәэсирләр алам, ди ул.
 
“Дөресен генә әйткәндә, бу минем гомеремдә иң яхшы Сабантуй булгандыр, чөнки моның кадәр кунакчыл, самими һәм милли Сабантуйны күргәнем дә булмады. Шунысы да куандыра: аларның күбесе яшьләр. Туган яктагы Сабантуйлардан аермалы буларак, Америка Сабантуенда начар гадәтләр бөтенләй юк. Кешеләр эчмичә дә күңел ача ала. Оештыручыларга зур рәхмәтемне әйтәсе килә. Мин Америкада әле күптән түгел генә яши башладым. Шуңа да карамастан, барысы да үз итте. Һәр яңа кешене колач җәеп каршы алалар”, ди Алия Фәйзуллина.
 
Бу Сабантуйны оештыруда күп көчне Tatar DC оешмасы куя. Җәмгыять президенты Шакир Морадымов әйтүенчә, мондый чаралар яшьләр арасында популярлашып килә.

  
Шакир МорадымовШакир Морадымов
“Оешма эшчәнлеген туктатырга җыенмый. Сабантуйлар белән генә чикләнеп калмыйбыз. Мәсәлән, җәй көне TatFest чарасы узачак. Аны без кемпинг рәвешендә уздырабыз. Шулай ук Вашингтонда тиздән зурлар өчен татар теле дәресләре дә башлап җибәрергә торабыз. Моңа кадәр без аны балалар өчен генә оештырган идек. Безнең чаралар яшьләрдә зур кызыксыну уята. Халык гел артып тора”, ди Шакир Морадымов.
 
"Нигә Татарстаннан яки Башкортстанннан артистлар килмәде?" дигән сорауга Морадымов болай дип җавап бирде:
 
“Безнең Татарстанда һәм Башкортстанда элемтәләребез бөтенләй юк диярлек. Былтыр Айдар Галимовны да уртак танышлар аша гына чакырдык. Ләкин шуңа да карамастан үзебезнең җирле артистлар чыгыш ясады. Барысы да канәгать калды”, диде Шакир.
 
Сабантуйлар 15 июнь – Нью-Йоркта, 21 июнь – Сан Францискода, 22 июнь – Лос Анджелеста үтәчәк.

Комментариев нет: