воскресенье, 11 мая 2014 г.

Матәм чаралары Чатыр-дагтан башланды

10 май кырымтатарлар Чатыр-даг тавына күтәрелү йоласын башкарды. Сөрген корбаннарын искә алу чарасында ике меңләп кеше катнашты.
Кырымтатар халкы сөргененә 18 майда 70 ел тула. Сөрген корбаннарын искә алу ниятеннән Кырымтатар мәҗлесе мәтәм чаралары үткәрә. Чатыр-даг тавына күтәрелү шуларның беренчесе булды.
 
Чараны Кырымтатар мәҗлесе, Милли көрәш федерациясе һәм яшьләр оешмалары оештырды дип хәбәр итә Qırım.Aqiqat сәхифәсе.
 
Чатыр-даг тавына күтәрелү йоласы гадәттәгечә иртә белән Ангар үткелендә гыйбадәт кылудан башланган.
 
Ангар үткелендә гыйбадәт кылу
Ангар үткелендә гыйбадәт кылу

Шуннан соң катнашучылар, күбесенчә яшьләр, кырымтатар әләмнәре тотып тауга күтәрелә башлаган. Дүрт сәгать чамасы юлда кайберләре украин әләмнәрен дә күтәргән. Гәрчә оештыру комитетының кайбер вәкилләре, провокацияләрне кисәтү өчен, бу әләмнәрне алмаска кушкан булган.
 
Украин әләмнәрен дә күтәргәннәр
Украин әләмнәрен дә күтәргәннәр

Тауга менүчеләр "Милләт! Ватан! Кырым!" дигән шигар әйтеп меңгән.
 
Менеп җиткәч тау башына кырымтатар әләмен урнаштырганнар, намаз укыганнар, сөрген корбаннары хакына дога кылганнар, кырымтатар халкының "Ант иттем" дигән милли гимнын башкарганнар.
 
Оештыручылар әйтүенчә, чарада ике меңләп кеше катнашкан.

 
Белешмә. 1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан Үзбәкстанга күчерү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән сөрелә.

Комментариев нет: