суббота, 31 мая 2014 г.

Хәтер кичәсе – вечер Памяти!



Бүген БТИҮнең президиум әгъзәләре һәм татар зыялылары, Камалетдинов Юныс Гарафутдин улына багышлап, Казан шәһәрендә Хәтер кичәсен үткәрделәр. Юныс абый – Бөтентатар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе булды. Ул күп еллар Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) җитәкләде. Татар дәүләтчелеген торгызуда аның өлеше һичшиксез зур иде. 1990 елда кабул ителгән «Татарстан дәүләт суверенитеты турында» Декларация, 1992 елгы бәйсезлек турындагы референдум, 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе – бу бөек тарихи вакыйгаларда ул актив катнашты. Бөтентатар иҗтимагый үзәге җитәкчесе буларак, Татарстан бәйсезлеге өчен армый-талмый көрәште, татар дәүләтчелегенә, мәгарифенә, теленә һөҗүмгә каршы торды, үзен кыю, акыллы сәясәтче дип күрсәтте. Татар милли хәрәкәтенең мөфтие Айрат Шакиров (Гөмәр хәзрәт Батырша) кичәне изге китабыбыз Көръән сүзләре белән ачып җибәрде, милли азатлык көрәшендә шаһид бул-ганнарга багышлап дога кылды, чыгышын мондый сүзләр белән тәмамлады: “татар милләте бары тик Ислам дине белән генә исән калачак, зур җиңүләргә ирешәчәк”.  Татар халкының каһарман уллары һәм кызлары, үз тормышларын куркыныч астына куеп, үз ирекләрен чикләп, үз-үзләрен җәлләмичә, татар милләтенең киләчәге өчен, дәүләтчелеге өчен үзләрен аямыйча көрәштеләр. Без аларны беркайчан да онытмабыз!
Чаллы ТИҮе рәисе - Рәфис Кашапов.
Сегодня в Казани члены президиума ВТОЦ и татарская интеллигенция провели вечер Памяти, посвященный  Камалутдинову Юнысу Гарафутдиновичу, он  был одним из основателей и лидером Всетатарского Общественного Центра (ВТОЦ). Юнус – ага был активным участником таких выдающихся исторических событий, как принятие «Декларации о государственном сувере-нитете Республики Татарстан» в 1990 году, проведение референдума о независимости Татарстана 21 марта 1992 года. На посту председателя Всетатарского общественного центра он вел неутомимую борьбу за суверенитет Республики Татарстан против покушений на татарскую государственность, образование, язык, проявлял смелость и мудрость государственного деятеля. Муфтий татарского национального движения Айрат Шакиров (Гумар хазрат Батырша) открыл вечер со словами из Корана, совершил поминание шахидам в национально-освободительном движении татар и завершил словами: «только благодаря Исламу татарской народ сохранится как нация и добьется высоких побед».  Славные сыновья и дочери татарского народа, рискуя своей жизнью,  своей свободой, не щадя себя, боролись за будущее татарского народа, за его государственность. Мы их не когда не забудем! 
Председатель ТОЦ - Рафис Кашапов.

http://tatar-centr.blogspot.ru/2014/05/blog-post_106.html


Комментариев нет: