понедельник, 26 мая 2014 г.

Порошенко Украина президентын сайлауда үзенең җиңгәнлеген белдерде

Петр Порошенко
Петр ПорошенкоДепутат һәм бизнесмен Петр Порошенко Украинада президент сайлауда үзенең җиңгәнлеген белдерде. Өч экзит-пол мәгълүматларына күрә, ул 56%ка якын тавыш җыйган. 
Экс-премьер Юлия Тимошенко икенче урында, 13%ка якын сайлаучылар аңа тавыш биргән. Сигез проценттан артыграк тавыш җыеп Олег Ляшко өченче урынга чыккан.
Порошенко брифингта чыгыш ясап, президент буларак беренче максаты - сугышны туктату һәм Украинада тынычлык урнаштыру икәнлеген әйтте. Беренче сәфәре Донбасска булачак.
Порошенко сүзләренчә, Украина беркайчан да Русиянең Кырымны үзенә кушуын һәм илнең көнчыгышындагы референдумнарны танымаячак. Ул украиннарның европага интеграция юлын сайлавын әйтә.
Порошенконың төп көндәше Юлия Тимошенко президент сайлауның гадел узуын таныды. Тимошенко яңа президент илдә сугышны туктатырга тиеш дип белдерде. Үзе ул “хакимиятнең барлык тармакларына европалы Украина төзергә, НАТОга керү өчен референдум үткәрергә” булышачагын әйтте. 
Киевта президент белән бергә шәһәр башлыгын да сайладылар. Экзит-пол мәгълүматларына УДАР партиясе лидеры Виталий Кличко 57%тан күбрәк тавыш җыйган.
Порошенко һәм Кличко илдә системалы үзгәрешләр булсын өчен яңа парламент кирәк дип белдерде.
Украина үзәк сайлау комитеты беренчел нәтиҗәләрне дүшәмбе киченә игълан итәр дип көтелә. http://www.azatliq.org/content/news/25398023.html

Комментариев нет: