четверг, 8 мая 2014 г.

Балалар бар, мәктәп юк

Еламаган сабыйга имезлек каптырмыйлар, диләр. Әгәр бала елап кына калмыйча, ярсып беткәндә, әти-әнисе берни эшләмәсә, ни дияргә? Яки ул битараф ата-ана, яки булдыксыз. Ата-ана бала тәрбияләүдә үз вазифаларын үтәмәгәндә, закон тарафыннан тиешле чаралар күрелә, андыйларны ата-ана булу хокукыннан мәхрүм итәләр.
Балык Бистәсенең Яңа Ырга авылында яшәүчеләр «имезлек сорап» инде менә ничәмә тапкырлар район җитәкчелегенең ишеген кага. Аларны авылда мәктәп булмау проблемасы борчый. Әмма хәзерге вакытка кадәр гозерләрен тыңлап, проблеманы чишәргә алынучы гына юк.
ҮЗЕ БАР, ҮЗЕ ЮК
Кайчандыр Яңа Ырга авылында башлангыч мәктәп булган. Башлангыч кына булса да ярап торган әле – бераз ныгып киткәнче, балалар әниләре янында, туган авылларында укыган. 2001нче елда чыккан янгында мәктәп тулысынча янып бетә. Әмма авылда яңа бина булдырырга ашыкмыйлар: нәниләрне күрше Шетнево-Тулуш авылы мәктәбенә күчерәләр.
Мәктәп янган, бина урынында нигезе генә торып калган. Әмма документларда… бу мәктәп бар һәм эшли. 2001нче елда ук янып беткән мәктәп 2008нче елга кадәр финансланучы мәктәпләр исемлегендә торган. Мәгариф министрлыгыннан килгән хатларда, Яңа Ырга авылы мәктәбе бары тик 2008нче елда гына ябылган, дип язылган… Ни өчен аны 7 ел буена – эшләүче, димәк, финансланучы мәктәпләр исемлегендә тотканнар? Мәктәп кадәр мәктәпнең януы хакында Мәгариф министрлыгына хәбәр итәргә онытканнармы? Әллә инде ул мәктәпкә килгән финанслар башка максатларда кулланылганмы? Район мәгариф җитәкчелеге бу фактны «документлардагы хата» гына итеп күрсәтергә тели. Мәктәп кадәр мәктәп януны хәбәр итәргә «оныта торган» менә шундый җитәкчеләр эшли Балык Бистәсендә. Монысы – Яңа Ырга мәктәбендә күзгә ташланган беренче проблема.
Икенче проблема – балалар мәсьәләсе. Башлангыч сыйныф укучыларын укырга күрше авылга күчергәннәр, дидем. Санитар-эпидемиологик таләпләр буенча, башлангыч сыйныф укучысы мәктәпкә ике чакрымнан да артык юл үтеп бармаска тиеш. Ә менә Яңа Ырга белән Шетнево-Тулуш арасы нормадан 100 метрга артык, ике авыл арасы 2,1 километр. Бу очракта укучыларны йөртү өчен автобус бирелергә тиеш. Ә автобус юк! Бирелә дә алмый. Мәктәп автобусы йөрсен өчен, ике авыл арасындагы юл куркынычсызлык таләпләренә туры килми, монда асфальт юк. Яз һәм көз биредә ерып чыккысыз пычрак була, ә кышын көрт сала. Ике авыл арасындагы елга тирәләрендә исә җәйге челләдә дә авырлык белән генә йөреп була. Автобус юк, мәктәп юк, димәк, нәни балалар җәяү йөреп укырга тиеш. http://beznen.ru/basma/2014-18/balalar-bar-mektep-yuk/

Комментариев нет: