четверг, 8 мая 2014 г.

Татар хатын-кызлары җыенга әзерләнә

    Татар хатын-кызлары җыенга әзерләнә
фото: tatar-congress.org
15-17 май көннәрендә башкалабыз Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын уздырырга җыеналар. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Ак калфак» Татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әзерли.

Җыенда Татарстанның 43 район-шәһәреннән, Россиянең 62 төбәгеннән, шулай ук 31 илдән 450 делегат килер дип көтелә. Программа өч көнлек итеп расланса да, төп чаралар 16 май көнне узачак. Камал театры бинасында җыенның пленар утырышы узачак. Шунда эш документлары да расланачак, ди оештыручылар.

15 май көнне Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән делегат ханымнар Казанның татар телендә белем бирүче урта уку йортларына сәяхәт кылачак. Кунакларны Фатыйха Аитова исемендәге 12нче кызлар гимназиясенә, Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенә, кызлар өчен 4нче гимназия-интернатка, сәләтле балалар өчен 7нче һәм 2нче санлы лицей-интернат эшчәнлеге белән дә таныштыру каралган.

Шул ук кичне татар ханымнары Г.Камал исемендәге Татар академия театрында Ркаил Зәйдулланың әсәре буенча «Үлеп яратты» спектаклен тамаша кылачак. Ә 16 май кичендә алар Камал театры бинасында узачак «Сөембикә» журналының 100 еллыгына багышланган чарада да катнашачак, дип белдерә «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре.

Комментариев нет: