вторник, 6 мая 2014 г.

Татарстан Төркиядән туристларны көтә

    Татарстан Төркиядән туристларны көтә
фото: youtube.com
Татарстан Төркиядән туристларны җәлеп итү юнәлешендә эш башлаган. Безнең халыкның бу илгә сәфәрләре инде гадәти хәл. Ә менә анда яшәүчеләр республикабызда “кунак булырга” ашыкмый. Алдагы елларда исә вәзгыятьне үзгәртергә ниятлиләр. Төрекләрне Татарстандагы тарихи-мәдәни мирас, шәһәрдән читтәге табигать белән кызыксындырырга җыеналар.

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация чираттагы эшлекле сәфәрдә булды. Төркиянең Анталья төбәгендә узган Татарстан-төрек форумында төрле юнәлешләрдәге хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Шул исәптән сүз туризм өлкәсендә икеяклы мөнәсәбәтләрне җайлау турында да барды.

Билгеле булганча, Анталья бүген туристларны кабул итү буенча лидерлар рәтендә тора. Ел дәвамында бу төбәктә 15 миллион кеше ял итә. Биредә эшләүче туристик компанияләр күбрәк кунакларны үзләренә китертү юнәлешендә генә эшчәнлек алып бара. Татарстан җитәкчелеге белән очрашу вакытында исә аларга республикабызга туристларны җибәрү эшчәнлеген җайларга да тәкъдим ителгән.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты белән Atlasjet компаниясе арасында килешү төзелгән. Бүгенге көндә Стамбулдан Түбән Камага даими рейслар бар. Хәзер аларны атнасына 6 тапкыр итәргә килешенгән. Моннан кала бу авиакомпания Казанга рейслар оештырырга да әзер.

- Безнең ният - бу авиакомпанияне кулланып, Татарстаннан Стамбулга һәм Стамбулдан Татарстанга билетларның бәясен киметү. Нәтиҗәдә, бу юнәлешне Европа юнәлешләренә караганда арзанрак итү, - дип билгеләде Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.

Тиздән туризм өлкәсендә эшчәнлек алып баручы компанияләр Татарстандагы инфраструктура, мондагы мөмкинлекләр, туристлар өчен кызыклы урыннар белән танышу өчен киләчәк.

- Без турбизнес вәкилләренә Татарстанда бар булганны күрсәтергә тырышачакбыз. Беренче чиратта бу, әлбәттә, тарихи мәдәни мирас булачак. Аннары аларны табигый ресурслар, шәһәрдән читтә ял итү мөмкинлекләре кызыксындыра. Татарстан белән танышканнан соң компанияләр инде төрек туристларына кызыклы булганны сайлап алып, туристик пакетлар булдырачак, - дип сөйләде Сергей Иванов.

Шулай ук Сергей Иванов мөмкинлектән файдаланып, чит илгә чыгучы татарстанлыларга үз киңәшләрен дә бирде.

- Беренчедән, туристлар иминияткә акчаларын кызганмасын иде, - ди ул. - Чөнки турпакетка кергән иминият теш табибына барып, беренче ярдәм күрсәтүгә яки киселгән бармакны бинт белән бәйләүгә генә җитә. Ләкин нибары өстәмә 5-7 долллар гына түләп, үзеңне төрле уңайсызлыклардан азат итеп була.

Икенчедән, агентлык башлыгы фикеренчә, экскурсияләрне кабул итүче гидтан гына сатып алырга. Бер белмәгән туристлык агентлыклары аша эш иткәндә, ул-бу була калса - алар берни өчен дә җавап тотмаячак.

Сергей Ивановтан өченче киңәш - төрле экстремаль шөгыльләр табып, гомереңне куркыныч астына куймаска. Шул исәптән югары температуралы һава торышында чамасын белмичә алкоголь эчемлекләр куллану да сәламәтлек өчен зыянлы булуын истә тотарга кирәк.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Комментариев нет: