воскресенье, 13 апреля 2014 г.

Татар буласым килә!



(әлеге шигырьне бер ак яулык япкан татар апасының оныгы белән тырыша-тырыша, вата-җимерә русча сөйләшүен күргәннән соң тетрәнеп яздым)

Раил Гатауллин.

Ирина буласым килми -
Иркә буласым килә.
Галина буласым килми -
Гөлкәй буласым килә.

Маруся буласым килми -
Мәрьям буласым килә.
Бабуся буласым килми -
Оныгым үсеп килә.

Балаларга, оныкларга
Русча гына өйрәтсәң.
Күрше-күлән, дуслар белән
Русча гына сөйләшсәң.

Мамаша да булырсың,
Папаша да булырсың.
"Эй, бабуся!" дип дәшкәндә
Артка да борылырсың.

Әбием, дип дәшсен өчен
Оныгыма, "Балам!", дим.
Әйдә әле минем белән,
Мин намазга барам, дим.

Татар телем - туган телем
Шулкадәр хуш күңелгә!
... Урыс буласым килми шул,
Татар буласым килә!

Комментариев нет: