пятница, 4 апреля 2014 г.

Фәүзия Бәйрәмова: "Минем кебекләрне җыялар икән – Украинага каршы сугыш булачак"

Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованы хокук органнары тынычлыкта калдырырга җыенмый. Аны 4 апрель көнне Русиянең Чаллы тикшерү комитетына китереп сорау алганнар. Төштән соң ГЭС бистәсендәге мәхкәмәгә чакыру да бирәләр. Билгесез сәбәптән мәхкәмә кичектерелгән.
Фәүзия Бәйрәмова мәхкәмә бинасы алдында
Фәүзия Бәйрәмова мәхкәмә бинасы алдындаМәхкәмәнең кичектерелүе хакында әйтелгәч, Азатлык хәбәрчесе шушы бинадан чыккан Фәүзия ханым белән әңгәмә корды. Ни өчен аңа карата эзәрлекләүләр туктатылмый, сәбәпләре нидә, шушы вазгыятьне ул ничек бәяли? Инде бик күп мәхкәмәләрне кичергән Фәүзия ханым бүгенге вакыйгаларга карата фикерләрен сөйләде. 
  
– Минем Фейсбук битендә “Ерткычлар һәм корбаннар” дигән язмаларыма, Украинадагы, Кырымдагы хәлләргә биргән бәяләремә яңа җинаять эше ачылган. Бүген тикшерү комитетына чакырып сорау алганнан соң, “Хәзер мәхкәмәгә барабыз, анда ирегегезне чикләүне сораячакмын”, дип белдерде тикшерүче Галиуллин. Мин инде болай да ирегемнең чикле булуы, шәһәрдән чыгып йөри алмавымны җиткердем. “Юк, бу юлы кулга алуны сорыйбыз”, диде ул. Мин башта ышанмадым, мине кулга алу нигә кирәк? Мин бит моңа кадәрге чикләүләрне, шул исәптән читкә чыгуларны тыю турындагы кануннарны бозмадым. “Сездән куркыныч бар, анысын мәхкәмә хәл итәр”, дигән җавап алдым. Монысы инде өй тоткынлыгы гына булмаячак, тикшерүләр беткәнче мине кулга, сак астына алу турында сүз бара икән.

Бүген билгеләнгән мәхкәмәгә мин яклаучым, адвокатым белән килдем. Сәгатьтән артык артык көттек, ләкин мәхкәмә башланмады, туктап калды. Аны 7 апрельгә, иртәнге 9ларга күчерделәр. Мин Казанга, БТИҮ корылтаена чакырулы, бик күп очрашу-сөйләшүләр билгеләнгән. Ә болар минем авызны ачтырмас өчен утыртып куярга җыена. Мин хәтта болай да уйладым, рас алар минем шикелле сүз, фикер  әйтә алырдай кешеләрне чүпли башлаганнар икән, Украина белән сугыш булачак, сугыш башларга җыеналар. Яклаучыма да әйттем, минем кебек кешеләрне җыялар икән, сугыш булачак.
  
Ни генә булса да бүгенге мәхкәмәгә намазлыгымны, эчке киемнәремне алып килдем. Кулга алынган очрак өчен. Бу системага бернинди дә ышаныч юк.

Мәхкәмәчеләрне көткән арада яклаучым белән дә фикер алыштык. Ул да “система дала сбой” дип саный. Чөнки мин бүген мәхкәмә буласы хакында интернет аша хәбәр биреп өлгергән идем. Ә болай алар эшне тиз генә әвеш-тәүш китермәкчеләр иде. Ә утыртып куйсалар, эзләп тап кешене, таба алмыйсың. Халык белә, бездә ничек итеп кулга алынучыларның билләрен сындыралар, җәзалыйлар.

Кемнәрдер арага кердеме, интернетка хәбәр җибәрү файдасы булдымы, мәхкәмә дә, кулга алу да булмады. Мин моны Аллаһы Тәгаләнең биргән бер форсаты дип саныйм. Чөнки дүшәмбегә кадәр, өч кенә көн булса да иректә калам бит. Шуңа сөенәм, - диде Фәүзия ханым.
http://www.azatliq.org/content/article/25321587.html

Комментариев нет: